Виза алу хезмәте

Казанда уза торган МИНЕПС VI конференциясендә катнашучы чит ил гражданнарының һәм гражданлыгы булмаган затларның тоткарлыксыз рәвештә Россия Федерациясенә керүләрен, Россия Федерациясе биләмәсендә яшәүләрен һәм Россия Федерациясеннән чыгып китүләрен тәэмин итү максатыннан конференциядә барлык катнашучылар өчен Россия визасын алуның гадиләштерелгән процедурасы оештырылды.

5 нче июльдән 20 нче июльгә кадәр бер тапкыр бирелә торган гуманитар виза Россия Федерациясе илчелекләрендә (консуллыкларында) Оештыру комитетының катнашучының электрон адресына юлланган рәсми виза чакыруы нигезендә бирелде.   

Казан шәһәренең халыкара аэропорты территориясендә, Мәскәү шәһәре аэропортларындагы (Внуково, Домодедово һәм Шереметьево) кебек үк, вакытлы консуллык пунктлары эшләде. Россия Федерациясенең дипломатик вәкиллекләре булмаган илләрдән килүчеләргә Россия Федерациясенә килгәч вакытлы консуллык пунктларында виза рәсмиләштерү мөмкинлеге тудырылды. 

Виза эшләрендә ярдәмнең тулы аңлатмасы Физик тәрбия һәм спорт өчен җаваплы министрлар һәм югары урындагы затларның алтынчы халыкара конференциясендә (МИНЕПС VI) катнашучылар өчен виза алуга гариза бирү һәм Россия Федерациясенә керү эшләре буенча күрсәтмәлектә бирелгән.