Килү һәм китү

Прибытие и отъезд

МИНЕПС VI конференциясендә катнашучылар өчен килүләр һәм китүләрнең түбәндә күрсәтелгән рәсми пунктларында каршы алу һәм озатып калу хезмәтләре күрсәтелде:

  • “Казан” халыкара аэропорты;
  • “Казан-1” (Казань Пассажирская) станциясенең тимер юл вокзалы;
  • “Казан-2” (Восстание) станциясенең тмер юл вокзалы;
һәм Мәскәү шәһәренең транзит аэропортларында:
  • “Шереметьево” халыкара аэропорты;
  • “Домодедово” Мәскәү аэропорты;
  • “Внуково” халыкара аэропорты.

Санап кителгән пунктларда конференциядә катнашучыларны каршы алу һәм озатып калулар гамәлгә ашырылды, шулай ук паспорт һәм таможня контроле узган, багаж алган чакта тиешле ярдәм күрсәтелде. Оештыру комитеты персоналы аэропортларның махсус бүленгән урыннарында МИНЕПС VI конференциясе логотибы төшерелгән сәламләү табличкалары белән басып тордылар.

Катнашучыларга 2017 елның 11 нче июленнән 17сенә кадәр югарыда күрсәтелгән килү һәм китү пунктларында тәүлегенә 24 сәгать дәвамында каршы алу һәм озату хезмәтләре күрсәтелде.

Китү пунктында конференциядә катнашучыларга теркәлү узу, таможня һәм паспорт тикшерүләре узу (халыкара рейсларга), иминлек контроле вакытында тиешле ярдәм күрсәтелде.

МИНЕПС VI конференциясендә катнашучыларга Евразия икътисадый союзының таможня чиге аша килүче затлар өчен белешмәлек не яхшылап өйрәнергә киңәш ителгән иде. Әлеге документ чит ил товарларын Россиягә алып керү һәм Россиядән алып чыгу турындагы, шулай ук чик һәм таможня тикшерүләрен узу кагыйдәләре турындагы мөһим мәгълүматларны эченә алган.


Конференциядә катнашучыларны авиайөртү

SkTGM_cobr2015_RGB.pngКонференциядә катнашучыларны һава юллары буйлап йөртү өчен партнер сыйфатында SkyTeam альянсы сайланган иде. Компания авиабилетларны ташламалы бәяләрдән алу мөмкинлеген бирә торган Sky Team Global Meetings хезмәтеннән файдаланырга тәкъдим итте.

Авиабилетларны күрсәтелгән сылтама буенча броньлаганда һәм сатып алганда конференциядә катнашучылар өстенлекләргә ия булдылар. 


“Казан” халыкара аэропорты


“Казан” халыкара аэропортына китеп җитүгә МИНЕПС VI конференциясенә теркәлгән катнашучыларга рәсми урнашу урыннарына кадәр трансфер хезмәтеннән файдалану тәкъдим ителде.  

“Казан” халыкара аэропортында кешеләрне утырту/төшерү зонасын оештыру схемасы

схема аэропорт тат.png

Конференциядә катнашучылар шулай ук такси, шәһәр автобусы яки “Казань-Пассажирская” тимер юл станциясеннән тимер юл хезмәтеннән дә файдалана алдылар.

197 нче шәһәр автобусы

Маршрут: Сахаров урамы – Җиңү проспекты (“Җиңү проспекты” метро станциясе) – РКБ (“Южный” автовокзалы) – “Казан” аэропорты.
Хәрәкәт 6:00 сәгатьтә башлана, 22:00 сәгатьтә төгәлләнә (аэропорттан соңгы рейс 21:45 сәгатьтә).
Соңгы тукталыштан алып юлда булу вакыты – 1 сәгать 30 минут. 

Электропоезд

Маршрут: “Казан” халыкара аэропорты – “Казан-1” станциясе тимер юл вокзалы.
Аэропорттан хәрәкәт 05:00 сәгатьтә башлана, 23:00 сәгатьтә төгәлләнә (интервал – һәр 2-3 сәгать саен).
Казаннан хәрәкәт 07:00 сәгатьтә башлана, 0:00 сәгатьтә төгәлләнә (интервал – һәр 2-3 сәгать саен).
Юлда булу вакыты – 26 минут. Поездлар хәрәкәтенең тулы расписаниесе “Казан” халыкара аэропорты сайтында бирелгән.  

“Казан-1” (Казань Пассажирская) станциясе тимер юл вокзалы


“Казан-1” станциясе тимер юл вокзалына китеп җитүгә МИНЕПС VI конференциясенә теркәлгән катнашучыларга рәсми урнашу урыннарына кадәр трансфер хезмәтеннән файдалану тәкъдим ителде. 

“Казан-1” тимер юл вокзалында кешеләрне утырту/төшерү зонасын оештыру схемасы

схема Казань1 тат.png  

Конференциядә катнашучылар шулай ук такси һәм җәмәгать транспорты (автобуслар, трамвайлар, троллейбуслар, метро) хезмәтләреннән дә файдалана алдылар.

“Казан-2” (Восстание) станциясе тимер юл вокалы


“Казан-2” станциясе тимер юл вокзалына китеп җитүгә МИНЕПС VI конференциясенә теркәлгән катнашучыларга рәсми урнашу урыннарына кадәр трансфер хезмәтеннән файдалану тәкъдим ителде.   

“Казан-2” тимер юл вокзалында кешеләрне утырту/төшерү зонасын оештыру схемасы

схема Казань2 тат.png  

Конференциядә катнашучылар шулай ук такси һәм җәмәгать транспорты (автобуслар, трамвайлар, троллейбуслар, метро) хезмәтләреннән дә файдалана алдылар.