Урнашу

Конференциянең клиентлар төркемнәре вәкилләрен урнаштыру өчен өч кунакханә: “Корстон” кунакханәсе, “Парк ИннРэдиссон Казан” кунакханәсе һәм “Ногай” кунакханәсе җәлеп ителде.

Кунакханәләр барысы да территориаль яктан уңайлы урнашканнар, күрсәтелә торан сервисларның югары дәрәҗәдә булулары белән аерылып торалар, шулай ук өстәмә хезмәтләр күрсәтү спектрлары да бик киң.

Кунакларны теркәү һәм кунакханәләргә урнаштыру, яшәү барышында туа торган мәсьәләләрне хәл итүне тиз һәм нәтиҗәле башкару өчен кунакханәләрдә кунакларны урнаштыру буенча менеджерлар эшләде.

КОНФЕРЕНЦИЯДӘ КАТНАШУЧЫЛАР КУНАКХАНӘСЕ
“Корстон” кунакханәсе

Конференциядә катнашучыларның рәсми яшәү урыны – Казанның эшлекле үзәгендә урнашкан “Корстон” кунакханәсе иде. Конференция чаралары да биредә узды.

Чара уздырылу чорына конференциядә катнашучылар өчен 5 йолдызлы (“Корстон Роял” кунакханәсе) һәм 4 йолдызлы (“Корстон Тауэр” кунакханәсе) кунакханәләрдә номерлар броньланган иде. Кунакханәләр уңайлыклы, заманча бизәлгән һәм җиһазландырылган номерлар тәкъдим итә, барлык номерларда да түләүсез Wi-Fi бар.

Кунакханәдә рестораннар һәм бар эшли. Теләүчеләргә иртәнге ашны номерга кертеп бирәләр, шулай ук ашамлыклар һәм эчемлекләр китертергә дә була. Кунакларга биредә бильярд, боулинг, төнге клуб, караоке, бассейнлы фитнес- үзәк, кибетләр, кинотеатр тәкъдим ителә.

ТӘРҖЕМӘЧЕЛӘР КУНАКХАНӘСЕ
“Парк Инн Рэдиссон Казан” кунакханәсе

Тәрҗемәчеләрнең рәсми яшәү урыны – шәһәрнең тарихи үзәгендә урнашкан “Парк ИннРэдиссон Казан” кунакханәсе иде.

Кунакханәнең барлык номерлары да агач элементлар кулланылып ачык-якты стильдә бизәлгән һәм спутник каналлы ЖК-телевизорлар белән җиһазландырылган. Түләүсез Wi-Fi бар.

Кунакханәнең RBG Bar&Grill заманча ресторанында кунаклар яңа әзерләнгән иртәнге аш, грильдә пешкән итләр һәм җиңел кабымлыкларны авыз итә алалар.

ММЧ ВӘКИЛЛӘРЕ КУНАКХАНӘСЕ
“Ногай” кунакханәсе

ММЧ вәкилләренең рәсми яшәү урыны – “Ногай” кунакханәсе иде. Кунакханә Казан Кремленнән бер адым ераклыкта, шәһәрнең төп истәлекле урыннарына якын урнашкан.

Кунакханәнең барлык номерлары да яссы экранлы телевизорлар һәм спутник каналлары белән җиһазландырылган, номер эчендә ваннасы/душы һәм фены булган юыну бүлмәсе бар. Кайбер номерларда аерым зонада ял итеп тә була.

Нык үсеш алган инфраструктура кунаклар сәяхәттә үзләрен “өйдәге кебек” хис итсен өчен хезмәтләрнең тулы спектрын: спа-үзәк, тренажер залы, балалар өчен уен мәйданы, рестораннар һәм парковка тәкъдим итә.