Яңалыклар

15
Июл
Казанда МИНЕПС VI Халыкара конференциясе үз эшен тәмамлады
2017 - 20:07

Бүген Казанда Физик тәрбия һәм спорт өчен җаваплы министрлар һәм югары вазифаи затларның алтынчы халыкара конференциясе (МИНЕПС VI) нәтиҗәләре буенча матбугат конференциясе узды.

Матбугат конференциясенең спикерлары ЮНЕСКО генераль директоры урынбасары Нада Әл-Нәшиф, Россиянең спорт министры, МИНЕПС VI  конференциясе президенты Павел Колобков, ЮНЕСКОның физик тәрбия һәм спорт Халыкара комитеты рәисе Герт Устхузен булдылар.

“Бу зур гаиләгә берләшеп, безнең белән спорт кыйммәтләре турында фикер алышкан һәркемгә рәхмәт әйтәсем килә, - диде  Әл-Нәшиф. – Мин МИНЕПС кунаклары һәм хуҗаларына ихлас рәхмәтле, чарада катнашучыларның барысы да үз тәҗрибәләре һәм инновацияләре белән бүлеште. Россия Федерациясе, Татарстанның президенты һәм Спорт министрлыгы тарафыннан безгә күрсәтелгән сәяси, техник һәм матди ярдәм өчен бик зур рәхмәт. МИНЕПСның әле беркайчан да мондый дәрәҗәдә яхшы шартларда узганы юк иде”.

“Спортка кертелгән барлык инвестицияләр дә кире кайта – инфраструктура, кеше потенциалы үсеше, яңа компетенцияләр барлыкка  килү аша, һәм безнең бу конференцияне уздыруыбыз – моның дәлиле. Әле 2000 нче елларда хөкүмәт тарафыннан Татарстанда халыкара спорт ярышлары кысаларында спорт үсешенә ярдәм итү стратегиясе сайланды. Бу яңа инфраструктура, яңа эш урыннары булдырырга, яңа мәктәпләр ачарга мөмкинлек бирде, спорт белән шөгыльләнүче кешеләр саны артты. Шул ук вакытта спортчылар саны һәм аларның нәтиҗәләре дә үсте. Шәһәр соңгы 12 ел эчендә бөтенләй үзгәрде – монысы да спорт тәэсире. Без Россиядә уздыра торган чараларның барысын да диярлек без алар үзләренән соң калдыра торган мирас күзлегеннән бәялибез. Бу бик мөһим”, - дип ассызыклады Павел Колобков.

“Һәм мин ышанам, МИНЕПС VI кебек конференцияләр уздыру һәм барлык бу сорауларны тикшерү спортның һәрвакыт сәясәтләрдән читтә булуы, һәм аны безне берләштерүче, тормышыбызны яхшырак итүче өлкә итүгә юнәлтелгән. Миңа монда булган атмосфера бик ошады, чыннан да кызыклы һәм нәтиҗәле фикер алышулар булды. Без спортны яклау  һәм аның чисталыгы турындагы сорауларны проблема буларак түгел, ә без бергәләп үти ала торган бурычлар итеп карадык”.

Пресс-конференциядә шулай ук форумның бердәм документы – “Казан гамәлләр планы” турында да искә алынды. Бу документ форумда катнашучылар тарафыннан бертавыштан кабул ителде. План төп өч тема тирәсендә корылган: спортның күбрәк халык шөгыльләнерлек була башлавы өчен чаралар комплексы, спортның дөньядагы әһәмиятен арттыру һәм спортның чисталыгын яклау һәм пропагандалау. Элек конференциядә Колобков Россиянең “Казан планын” актив рәвештә тормышка ашырырга җыенганын һәм конференциянең йомгаклау документын алга этәрү һәм тикшереп торуны координацияләүче оешма буларак ЮНЕСКО эшчәнлегенә ярдәм күрсәтәчәген әйткән иде.

  “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа һәм коммуникацияләр департаменты