Яңалыклар

15
Июл
ЮНЕСКО һәм FIFA җитәкчелеге Казанда очрашты
2017 - 17:07

ЮНЕСКО Генераль директорының социаль һәм гуманитар фәннәр буенча урынбасары Нада Әл-Нәшиф һәм FIFA Генераль секретаре Фатма Самура 14 июльдә Физик тәрбия һәм спорт өчен җаваплы министрлар һәм югары вазифаи затларның алтынчы халыкара конференциясенең (МИНЕПС VI) кысаларында Казанда очрашты.

Очрашу барышында Фатма Самура, мөмкинлектән файдаланып, FIFAның ЮНЕСКО билгеләгән һәм МИНЕПС VI конференциясендә тикшерелгән өстенлекле сәяси юнәлешләрне – спортның бар кеше өчен дә ачык булуы, спортның тотрыклы үсешкә мөмкин булган кадәр зур өлеш кертүе һәм спортның чисталыгын яклауны хуплавын белдерде.  

Әңгәмәдәшләр шулай ук бу юнәлешләр аша билгеләнгән потенциаль хезмәттәшлек өлкәләре турында да фикер алышты. Гендер тигезлеге белән бәйле конкрет гамәлләр, кызлар һәм хатын-кызларның хокукларын һәм мөкинлекләрен спорт аркылы киңәйтү, спорт кыйммәтләре рухында алып барылучы сыйфатлы физик тәрбия һәм белем бирү - стратегик юнәлешләр булып тора.

Нада Әл-Нәшиф шулай ук FIFAның Казан гамәлләр планын әзерләүдә актив катнашуын билгеләп узды. Бу документ спортның теләсә-кайсы яшьтәге һәм физик хәлдәге хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында спорт һәм физик активлыкның үсеш алуы максатыннан бөтен кеше өчен дә ачык булуы турында карашларга  төп игътибарны юнәлтә. Казан гамәлләр планы МИНЕПС VI кысаларында Казанда 15 нче июльдә кабул ителәчәк.

Unesco.org