Яңалыклар

14
Июл
Павел Колобков МИНЕПС VI Халыкара конференциясенең президенты итеп сайланды
2017 - 13:07

Казанда Физик тәрбия һәм спорт өчен җаваплы министрлар һәм югары вазифаи затларның алтынчы халыкара конференциясенең (МИНЕПС VI) икенче көне тәмамланды. ЮНЕСКО әгъзалары булып торган 100 дән артык илнең 700 дән артык вәкилен үзенә җыйган чарада спортның комплекслы үсеше һәм һәркем шөгыльләнерлек һәм ачык булуы турында фикер алыштылар.

Пленар утырышлар алдыннан МИНЕПС VI конференциясе делегатлары форумның җитәкчесен сайлады. Ябык тавыш бирү уздырганнан соң МИНЕПС VI конференциясе президенты итеп Россия Федерациясе спорт министры Павел Колобков сайланды.

Беренче панель фикер алышуның спикерлары Россиянең спорт министры Павел Колобков, Нью-Йорк штаты Унивеситеты профессоры һәм Спорт философиясе Халыкара ассоциациясе әгъзасы Сезар Торрес һәм Спорт фәне һәм физик тәрбия буенча Халыкара совет (CSSPE) өлкән тикшерүчесе Ричард Бейли булдылар.

Конференциядә катнашучылар үсеп килүче илләр мисалында спорт үсешен комплекслы алып баруны булдыру нигезләрен карадылар, шулай ук үсешкә комачаулык итүче төп проблемаларны барладылар.

Икенче утырыш ООН тарафыннан күптән түгел кабул ителгән Тотрыклы үсеш максатлары программасына спортның мөмкин кадәр күбрәк өлеш кертүе турында күпъяклы сөйләшүне үз эченә алды. Бу дискуссиянең спикерлары - Бар кеше өчен спорт Халыкара ассоциациясе президенты Джу-Чо Чан, “Милләтләр дуслыгы”ның Яшьләр эшләре һәм спорт Департаменты директоры Кэтрин Эллис булды, шулай ук форум башлыгы хокукында Россиянең спорт министры Павел Колобков катнашты.

Утырышлар арасындагы тәнәфесләрдә форумның мәртәбәле кунаклары – Россия хөкүмәте Рәисе урынбасары Виталий Мутко һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов микст-зонада журналистлар сорауларына җавап бирде.

Виталий Мутко МИНЕПС VI конференциясен уздыру өчен Казанны сайлау сәбәпләренә тукталды, тик шулай да Казанда киләчәктә Олимпия уеннары уздыру мөмкинлеге турында сорауга җавап бирмәүне кулай күрде.

“Соңгы арада Татарстан башкаласы спорт инфраструктурасы үсешендә бик зур адымнар ясады, шуңа да без форумны уздыру урынын сайлаганда озак уйлап тормадык. Әлбәттә, Мәскәү, Петербург кебек шәһәрләр бар, Олимпияда узганнан соң Сочи да бик үзгәрде, хәзер без Красноярскига акчалар кертәбез, ул да 2019 нчы елдан соң эре спорт вакыйгалары үтә торган бер башкалага әверелер. Ләкин бүгенге көндә нәкъ менә Казан – Россиянең спорт башкаласы булып тора. Шәһәргә бары яхшы җиңел атлетика стадионы гына җитми, бәлки моның өчен Үзәк стадионны үзгәртеп корырга кирәктер, һәм велотрек кирәк – шуннан соң монда теләсә кайсы дәрәҗәдәге спорт ярышларын һәм чараларын уздырырга мөмкин булачак”, - диде Мутко.

“Бу конференөия өч глобаль мәсьәләне тикшерә: спортның бөтен илләрдәге халыклар өчен һәркем шөгыльләнерлек булуы, бу эштә уртак якын килү һәм спортның тотрыклы үсеш максатлары кысаларында үсеш алуы. Россия Федерациясе, халыкара спорт оешмалары белән тыгыз бәйләнештә эшләп, алга барырга теләр иде. Юл картасы бар, һәм без акрынлап коллегаларыбыз белән үзара аңлашуга киләбез”, - диде ул.

Татарстан республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов МИНЕПС VI конференциясен Казанда уздыру  - илнең һәм республиканың спорт һәм физик тәрбия үсеше өлкәсендә ирешкән уңышларын күрсәтү мөмкинлеге икәнен ассызыклады. “Безнең чыннан да мактанырлык уңышларыбыз бар – 2013 елда Бөтендөнья җәйге универсиада шаулап узды, FINА 2015 Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты, Конфедерацияләр Кубогы бер дигән узды. Хәзер без Дөнья Чемпионатына әзерләнәбез, ГТО федераль программасын үстерәбез. Монда безнең тәҗрибәне күрәләр, без ул тәҗрибәне дөньяга сөйли алабыз. Мин ышанам, МИНЕПС конферениясе  - безнең илнең спорт казанышлары һәм зур потенциалын күрсәтергә бик яхшы мөмкинлек”, - диде Миңнеханов.

Спорт һәм туризм үсеше буенча комитет җитәкчесе Наранья Бангор утырыштан соң фикерләре белән уртаклашты. “Миңа калса, форум бик уңышлы үтә. МИНЕПС утырышларында делегатларга дөньядагы спорт үчешенең иң әһәмиятле мәсьәләләре турында бергәләп утырып сөйләшергә уникаль  мөмкинлек туа. Без күпсанлы очрашулар һәм сөйләшүләр уздырабыз. Мәсәлән, мин монда билбау белән көрәш халыкара федерациясе вәкилләре белән аралашып алдым. Бу очрашу нәтиҗәләре буенча бу спорт төрен Таиландта да үстерергә кирәк дигән нәтиҗәгә килдек. Без инде хәзер үк Бангкокта бу спорт төре буенча күрсәтмә көрәшләр уздырырга килешендек. Минемчә, Татарстанда бик популяр булган билбау белән көрәшнең матурлыгы һәм энергиясен безнең халкыбыз да югары бәяләр”, - диде Наранья Бангор.

“Казанда миңа бик ошады. Монда икенче генә көн булуыма карамастан, Татарстан башкаласының матурлыгына шаккаттым. Кичә безнең делегациягә шәһәрнең иң күренекле урыннарын күрсәттеләр. Бигрәк тә ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы Исемлегенә кертелгән Казан Кремле сокландырды”, - дип сөйләде Тай делегаты.

МИНЕПС VI форумы Казанда “Корстон” кунакханәсе территориясендә 16 нчы июлгә кадәр дәвам итәчәк. Форум программасында тагын берничә күпъяклы очрашу һәм пленар утырышлар каралган. Форумның ахырында йомгаклау документы буларак спортның киләсе унъеллыкта үсеше программасы - “Казан гамәлләр планы” кабул ителәчәк.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа һәм коммуникацияләр департаменты