Яңалыклар

14
Июл
Айя Мәдани: «Татарстан – толерантлык һәм бер-береңә хөрмәт үрнәге”
2017 - 18:07

Казанда Физик тәрбия һәм спорт өчен җаваплы министрлар һәм югары вазифаи затларның алтынчы халыкара конференциясе (МИНЕПС VI) дәвам итә. Форумда ЮНЕСКО әгъзасы булып торган 100 дән артык илдән 700гә якын делегат һәм халыкара спорт оешмалары вәкилләре катнаша. Форумга танылган Мисыр спортчысы (пятиборье) Айя Мәдани дә килде. Конференциядә ул “Тынычлык һәм Спорт” Оешмасы вәкиле буларак катнаша. Күп мәртәбәләр дөнья чемпионатлары җиңүчесе булган спортчы, спорттагы югары казанышларынан кала, җәмәгать эшлеклесе буларак та билгеле. Конференция вакытында Айя журналистлар белән очрашып, аларның сорауларына җавап бирде.

“Мин “Тынычлык һәм Спорт өчен” оешмасы вәкиле буларак килдем. Бу оешмага дөнья дәрәҗәсендәге 200 дән артык атлет керә, алар спортның тотрыклы үсеш, тигез хокуклылык, гадел уен принциплары кысаларында үсеш алуы өчен көрәшүчеләр. Мин Мисырның зур булмаган шәһәрләре буйлап йөреп, кечкенә кызларга аларның, нинди диндә һәм кайсы милләттән булуларына карамастан, спорт белән шөгыльләнә алулары турында сөйләдем. Спорт белән шөгыльләнү хокукы һәркемгә дә тигез бирелергә тиеш, бернинди чикләүләр була алмый – минем моңа иманым камил. Баймы ул яисә ярлымы, нинди диндә, кайсы ил гражданы булып торуы, туган урыны һәм җенесенә карамастан, һәр кеше спорт белән шөгыльләнергә хокуклы. Мин кечкенә бала вакытта әти-әнием спорт хатын-кыз эше түгел дип саный иде, ләкин мөселман кызларының зур спорта уңышларга ирешә алуын торган саен исбатлап килдем”, - дип башлады ул.

Медани фикеренчә, форумда аның өчен иң мөһиме – катнашучыларга үз тәҗрибәсен җиткерү:

“Бу форумда минем төп бурычым – дөньяга үз тарихымны сөйләп һәм күрсәтеп бирү. Бу бөтен Җир шарындагы кызларны рухландырсын иде. Мин спортның һәркемгә ачык булуы принциплары кысаларында үземнең карашларым турында сөйләргә телим. Спорт аерырга түгел, берләштерергә тиеш, каршылыклар һәм киртәләрне юкка чыгарырга тиеш”.

“Татарстан – толерантлык һәм төрле халык һәм конфессияләр вәкилләре арасындагы партнерлык идеяләре үсешенең уникаль үрнәге. Минем Россия, Татарстан, Казан турында күбрәк беләсем килә. Кызганычка каршы, минем форумдагы программам бик тыгыз, күптөрле кабул итүләр, очрашулар, журналистлар белән аралашу каралган, ләкин мин ышанам, кайчан да булса мин сезнең шәһәргә рәсми кунак буларак түгел, ә гаиләм белән килә алырмын. Миңа җирле мәдәният һәм гореф-гадәтләр бик якын һәм кызык”, - дип өстәде ул.

Мәдани үзе кебек спортта һәм җәмгыятьтә тигез хокуклылык карашларын куәтләүче фикердәшләрен искә алды. “Үз көрәшемдә мин бердәнбер түгел. Күптән түгел без Малала тарихын ишеттек – ул мөселман хатын-кызларының белем алуда тигез хокуклы булулары өчен көрәште. Рио-де-Жанейрода узган Олимпияда вакытында моңарчы булмаган хәл күзәтелде – АКШ җыелма командасыннан кылыччы кыз Ибтихаҗ Мөхәммәд фехтовкалау басмасына яулык бәйләп чыкты. Спортчы кызның үз инануларын яклауда ныклыгын танып, “Таймс” журналы аны дөньяның иң абруйлы 100 кешесе арасына кертте”, - дип сөйләде кунак.

Айя Мәдани Татарстанда спорт белән шөгыльләнүче балаларга да берничә теләген җиткерде: “Иң элек, Россиядә, башка илләрдәге кебек үк, спорт белән шөгыльләнергә теләүче һәркем өчен бу мөмкинлек булуын телим. Спорт кешеләрне бәхетлерәк, мәрхәмәтлерәк итә, спорт аша без фәкыйрьлек, тормышның түбән дәрәҗәсе белән көрәшә алабыз, спорт безгә яңа, сәламәт буын үстерергә ярдәм итә”, - диде Айя Мәдани.

“Күңелегезгә ни ошаса, шуны, яраткан әйберләрегезне эшләгез. Казанда, гомумән Россиядә кебек үк, спорт белән шөгыльләнер өчен уникаль мөмкинлекләр бар”, - дип өстәде ул.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа һәм коммуникацияләр департаменты