Яңалыклар

14
Июл
Казанда МИНЕПC VI халыкара конференциясе ачылды
2017 - 13:07

Бүген Казанда Физик тәрбия һәм спорт өчен җаваплы министрлар һәм югары вазифаи затларның алтынчы халыкара конференциясе МИНЕПС VI рәсми рәвештә ачылды. Форумда ЮНЕСКО әгъзасы булып торган 100 дән артык илдән 700гә якын делегат һәм халыкара спорт оешмалары вәкилләре катнаша.

Пленар утырыш башланыр алдыннан Россия Федерациясе хөкүмәте башлыгы урынбасары Виталий Мутко, Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов, ЮНЕСКО генераль директоры урынбасары Нада Аль-Нашиф, Россия спорт министры Павел Колобков һәм башка рәсми затлар конференция кысаларында оештырылган күргәзмә белән танышты. Күргәзмә, аерым алганда, FIFAның 2018 елда Россиядә узачак футбол буенча дөнья чемпионатына, Красноярскида 2019 елда үтәчәк Универсиадага, Казанда 2019 нчы елда үтәчәк “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатына, “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия комплексына, “Азия балалары” уеннары һәм башкаларга багышланган иде. Экспозиция буйлап экскурсияне “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры Азат Кадыйров үткәрде.

Конференциянең пленар утырышы Россия Президенты Владимир Путинның сәламләү сүзе белән ачылып китте. РФ президенты исеменнән аны президентның ярдәмчесе Игорь Левитин укыды. “Бүген Россия хаклы рәвештә спорт һәм физик культура үсеше буенча дөнья лидерлары арасына керә. МИНЕПС конференциясенең спорт белән бәйле иң мөһим сорауларга җавап эзләү өчен уңышлы мәйданчык була алачагына минем иманым камил. Шундый форумны өебездә, Россиядә, Татарстанда кабул итү кебек югары дәрәҗә өчен ЮНЕСКОга рәхмәтлебез. Конференциядә катнашучыларның барысына да бәхет һәм һөнәрләрендә уңышлар телим”, - диелгән сәламләү сүзендә.

Шулай ук конференциядә катнашучыларны видеомөрәҗәгать аша ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова сәламләде.

«Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы хөкүмәтләренә юнәлтелгән котлау сүзләреннән башлыйсым килә. Әле күптән түгел генә Зөядә урнашкан Успение соборын ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә алу турында карар кабул ителде.  Зөя утрау-шәһәре Болгар шәһәре һәм Казан Кремле белән беррәттән Татарстанда толерантлык һәм үзара аңлашу символы булып тора. Кызганычка каршы, берничә сәбәп аркасында мин конференциядә үзем була алмыйм, ләкин мин сезнең Казанда спорт дөньясында булган проблемаларны чишү өчен актуаль карарлар кабул итә алачагыгызга ышанам. ЮНЕСКО һәрвакыт спорт белән кулга-кул тотынышып барды, ә бит спорт тотрыклы үсеш максатларына ирешүдә иң мөһим рольне уйный. ЮНЕСКО һәрвакыт спортның бар кеше дә җәлеп ителерлек, инклюзив булуын, әхлаклылыкны, спортның позитив идеяләрен хуплауны яклап чыкты”, - диде Ирина Бокова.

Аннары сүз тантанада катнашучы спикерларга бирелде.

“Сезне чын йөрәгемнән Россиядә сәламлим. Бүген Татарстан башкаласы – Казан – спорт дөньясында аерым бер урын, дөньяның спорт башкалаларының берсе булып тора. Соңгы 10 ел эчендә Казан күренекле спорт вакыйгаларын кабул итте. Бу 2013 елгы Универсиада, 2015 елда FINAның су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты, фехтовкалау, дзюдо, керлинг буенча дөнья чемпионатлары. Күптән түгел генә монда Россиядәге FIFAның 2017 елгы Конфедерацияләр Кубогы матчлары да узды. Казан күп нәрсәләрдә спорт аркылы үсеш ала.  Бу – спортның нинди мирас калдыра алуының мисалы: матди мирас кына түгел (искиткеч объектлар һәм инфраструктура), матди булмаганнары да: балалар, яшьләр алган мөмкинлекләр”, - дип билгеләп үтте Виталий Мутко.

“Россия һәрвакыт спорт үсешендә аерым бер роль уйнады, ләкин шуны да аңларга кирәк: спортның чисталыгы, гадел, чикләүләрсез һәркем катнаша алырлык булуы кебек чын кыйммәтләр өчен көрәшне бергәләп кенә алып барырга мөмкин. Шул ук вакытта, спортның объективлыгы хакында катлаулы мәсьәләләрне тикшергәндә фикерләр объективлыгын саклау зарур. Бүген Казанда башланып китүче МИНЕПС форумы бу юнәлештә файдалы булырга тиеш”, - диде ул.

Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында Казанда МИНЕПС конференциясен уздыру хокукы биргән өчен Россиянең һәм ЮНЕСКО җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде.  “Юмартлык һәм кунакчыллык – Татарстанның йөзе. Без илнең һәм ЮНЕСКОның җитәкчелегенә үзебездә МИНЕПС форумын кабул итү хокукы биргәннәре өчен рәхмәтле. Ул уңышлы узар дип өметләнәбез. Безнең республика һәрвакыт спорт белән яшәде. Казан – Росиянең уникаль спорт башкаласы, эре спорт турнирлары уздыруда ул зур тәҗрибә туплады. Ләкин һәр зур спорт үзәге төзегәндә, нинди дә булса  эре спорт чарасы уздырганда без һәрвакыт аларның нинди мирас булып калуы, ул объектларны киләчәктә нәтиҗәле итеп куллану, аларның җәмгыятьнең барлык категорияләре өчен дә ачык, кулланырга яраклы булуы хакында уйларга тырыштык. Спорт дөньясында эшләгән еллар дәвамында республика төрле халыкара оешмалар белән партнерлык элемтәләре булдырылды, һәм безнең хезмәттәшлек шактый нәтиҗәле. Нәкъ менә Казанда спорт волонтерлыгы институтына нигез салынды, һәм FISU Халыкара студент спорты федерациясе ярдәмендә әле күптән түгел генә тарихта беренче мәртәбә волонтер секторы җитәкчеләре өчен FISU Volunteer Leaders Academy лагере узды. FINA белән берлектә без Казанда су спорты төрләренә ярдәм итү һәм үстерү буенча үзәк ачарга уйлыйбыз. FIFA канаты астында без Конфедерацияләр Кубогы уздырдык, ә киләсе елда Дөнья чемпионатын кабул итәсебез бар. Бу безнең өчен аерым бер әһәмияткә ия вакыйга булачак, ләкин Казанда булган инфраструктураны исәпкә алганда, чемпионатның уңышлы узачагына минем иманым камил. Бу конференциядә без дөньяга Татарстан тәҗрибәсе турында сөйләргә теләдек һәм башка илләрнең тәҗрибәсе белән танышырга телибез”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

“Форумны оештыручыларны – “Спорт һәм социаль программалар дирекциясен” аеруча билгеләп, аларга рәхмәт әйтеп китәсе килә. Бу яшь һәм амбицияле команда, үз эшләренең профессионаллары, һәм алар теләсә-кайсы бурычны да башкарып чыга алуларын һәрвакыт исбатлап килә”, - дип ассызыклады президент.

“Спорт алга этәрә торган иң мөһим кыйммәтләрнең үсешенә ярдәм итәргә кирәк. Болар – үзара хөрмәт, бер-береңә ярдәмгә килү, командада эшләү, гаделлек һәм ихласлык. Бу кыйммәтләр бөтен дөньяда ныгытылырга тиеш, һәм спорт бу эштә безнең зур ярдәмчебез. Европа советы һәрвакыт төрле илләр һәм оешмалар көчләрен шушы максатларда берләштерергә ярдәм итүче регулятор булырга омтылды”, - дип билгеләп үтте Европа советының Генераль секретаре урынбасары Габриэла Баттайни-Драгони.

“Мине МИНЕПС VI форумы атмосферасы рухландыра. Монда төрле илләрдән уртак идеяләр һәм максатлар белән рухланган кешеләр җыелган. Спортның мөмкинлекләре зур, аеруча футбол кебек популяр спорт төренең, һәм моны тиешенчә бәяли белергә кирәк”, - диде форумда катнашучылар алдында чыгышы вакытында FIFA оешмасының генералҗ секретаре Фатма Самура.

Исегезгә төшерәбез, Физик тәрбия һәм спорт өчен җаваплы министрлар һәм югары вазифаи затларның алтынчы халыкара конференциясе (МИНЕПС VI) Казанда 13 нче июльдән 15 нче июльгә кадәр уза.

Конференция ЮНЕСКО тәкъдиме белән 1976 нчы елдан бирле уздырыла. МИНЕПСның төп максаты – физик тәрбия өлкәсендә халыкара вакыйгаларга бәя бирү һәм Физик тәрбия һәм спорт халыкара хартиясе, Олимпия хартиясе һәм башка документларда беркетелгән принципларга тәңгәл килүче стратегияләр эшләү.

Алтынчы МИНЕПС конференциясенең төп максаты - ЮНЕСКО 2015 нче елда кабул иткән Физик тәрбия һәм спорт Халыкара хартиясендә беркетелгән положениеләрнең һәм 2013 елгы МИНЕПС V  конференциясендә расланган Берлин декларациясенең үтәлү барышын тикшерү, шулай ук аларны тормышка ашыру буенча халыкара гамәлләр планын йомгаклау документы буларак кабул итү.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа һәм коммуникацияләр департаменты