Яңалыклар

11
Июл
Казан шәһәре спорт өлкәсендә югары вазифаи затларның конференциясен кабул итә
2017 - 12:07

13 нче июльдән 15 нче июльгә кадәр Казанда Физик тәрбия һәм спорт өчен җаваплы министрлар һәм югары вазифаи затларның алтынчы халыкара конференциясе (МИНЕПС VI) узачак. Конференциядә ЮНЕСКО әгъзасы булып торган 117 илнең спорт өлкәсендәге башкарма хакимият органнары вәкилләре һәм җитәкчеләре, шулай ук кызыксынган халыкара спорт оешмаларыннан вәкилләр катнаша. Барлыгы 630 га якын кеше катнашуы көтелә. МИНЕПС VI конференциясен уздыру урыны итеп “Корстон” кунакханәсе сайланган.

Конференция ЮНЕСКО башлангычы астында 1976 нчы елдан бирле уздырыла. МИНЕПСның төп максаты – физик тәрбия һәм спорт сферасында халыкара вакыйгаларга бәя бирү һәм Олимпия хартиясе, Физик тәрбия һәм спорт халыкара хартиясе һәм башка халыкара документларда беркетелгән принципларга туры килгән стратегияләрне эшләү.

 2013 елның маенда Берлинда МИНЕПС V узды, анда ЮНЕСКО әгъзалары булган 128 илдән физик культура һәм спорт өлкәсендәге 600 дән артык дәүләти, дәүләтара һәм дәүләти булмаган оешмалар вәкилләре катнашты.

2015 елның сентябрендә Россия Федерациясе Физик тәрбия һәм спорт өчен җаваплы министрлар һәм югары вазифаи затларның алтынчы халыкара конференциясен уздыру хокукына дәгъва итеп, гариза бирде.

Россия Федерациясенең спортта лидерлык позициясендә булуын, спорт программаларын һәм ЮНЕСКО эшчәнлегенә даими ярдәм күрсәтеп торуын, шулай ук Россиянең спорт башкаласы булган Казан шәһәренең эре халыкара спорт ярышлары уздыру вакытында тупланган бәяләп бетергесез тәҗрибәсен игътибарга алып, 2016 нчы елның 10 нчы февралендә ЮНЕСКО Секретариаты Россия Федерациясенә (Казан шәһәренә) МИНЕПС VI конференциясен уздыруны ышанып тапшырырга карар кабул итте.

МИНЕПС VI конференциясенең төп максаты – ЮНЕСКОның 2015 нче елгы Физик тәрбия һәм спорт халыкара хартиясендә һәм МИНЕПС V 2013 елгы Берлин конференциясе декларациясендә беркетелгән положениеләрнең тормышка ашырылу барышын анализлау, шулай ук аларны тормышка ашыру буенча гамәлләрнең халыкара планын йомгаклау документы буларак кабул итү.

13 июльдә эксперт форумының параллель утырышлары узачак, 14-15 июль көннәрендә пленар утырышлар булачак. Моннан тыш, конференциянең Бюросы, редакция төркеме утырышлары, матбугат конференциясе дә узачак, күргәзмә эшләячәк. МИНЕПС VI кысаларында рәсми кабул итүләр һәм Сабантуй татар милли бәйрәме чараларына бару да планлаштырылган.

 “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа һәм коммуникацияләр департаменты