Яңалыклар

20
Янв
Физик тәрбия һәм спорт өчен җаваплы министрлар һәм югары урындагы затларның халыкара конференциясен (МИНЕПС VI) уздыру шартлары турындагы килешү имзаланды
2017 - 10:01

18 нче гыйнварда Давоста (Швейцария) узган Бөтендөнья икътисадый форумда Россия Федерациясе спорт министры Павел Колобков һәм ЮНЕСКОның генераль директоры Ирина Бокова Казанда 2017 елның 5 нче июленнән 7 сенә кадәр ЮНЕСКО канаты астында узачак Физик тәрбия һәм спорт өчен җаваплы министрлар һәм югары урындагы затларның халыкара конференциясен (МИНЕПС VI) уздыру шартлары турындагы килешүне имзаладылар.

Килешүдә, чараны финанслау, анда катнашучыларга виза ярдәме һәм куркынычсызлык белән тәэмин ителеш мәсьәләләрен дә кертеп, Россия территориясендә МИНЕПС VI не уздыру шартлары каралган. Конференцияне матди-техник яктан тәэмин итү исә “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе”нә йөкләнә. МИНЕПС VI тә ЮНЕСКО әгъзалары булган дәүләтләрнең спорт өлкәсендәге башкарма хакимият органнарының, шулай ук халыкара спорт оешмаларының җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашыр дип көтелә.

Конференциядә катнашучылар 2015 елдагы ЮНЕСКОның Физик тәрбия һәм спорт халыкара хартиясендә һәм 2013 елдагы МИНЕПС V Берлин декларациясендә беркетелгән нигезләмәләрнең гамәлгә ашырылу барышы турында, шулай ук аларны гамәлгә ашыру өчен йомгаклау документы сыйфатындагы халыкара планны кабул итү буенча фикерләшәчәкләр.

Әлеге темаларны эшләп бетерү өчен Россия Спорт министрлыгы һәм ЮНЕСКО рәистәшлегендә һәм Халыкара Олимпия комитеты, Халыкара Паралимпия комитеты, Бар кеше өчен спорт халыкара ассоциациясе, ЮНЕСКОның физик тәрбия һәм спорт буенча халыкара комитеты рәисе Герт Устхузен һәм Спорт фәне һәм физик тәрбия буенча халыкара совет катнашында Программалау комитеты булдырылды.

МИНЕПС VI не уздыруга әзерлек максатларында илебез территориясендә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 1 июлендәге 1404-р номерлы боерыгы белән Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виталий Мутко рәислегендәге оештыру комитеты булдырылды.

Россия спорт министрлыгы матбугат хезмәте (текст, фото)