Яңалыклар

31
Янв
Казанда МИНЕПС VI Программа комитеты утырышы узачак
2017 - 10:01

Казанда 30 нчы гыйнвардан алып 2 нче февральгә кадәр МИНЕПС VI Программа комитеты утырышы узачак. Анда ЮНЕСКО, Халыкара Олимпия комитеты, Халыкара Паралимпия комитеты, Физик тәрбия һәм спорт буенча ЮНЕСКО хөкүмәтара комитеты (CIGEPS), Спорт фәне һәм физик тәрбия буенча халыкара совет (ICSSPE), Бар кеше өчен спорт халыкара ассоциациясе (TAFISA), РФ Спорт министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе вәкилләре катнаша.

Утырышта катнашучылар Казанның “Корстон” кунакханәсендә 2017 елның июлендә узачак Физик тәрбия һәм спорт өчен җаваплы министрлар һәм урындагы затларның халыкара конференциясен (МИНЕПС VI) әзерләү детальләре буенча фикер алышачаклар.

МИНЕПС VIтә спорт өлкәсендә ЮНЕСКОның ассоциацияләнгән һәм ассоциацияләнмәгән әгъзалары булып торучы 205 дәүләтнең башкарма хакимият органнары җитәкчеләре һәм вәкилләре, шулай ук кызыксынган халыкара һәм спорт оешмалары катнашачак. Барлыгы 1000ләп катнашучы булыр дип көтелә.

МИНЕПС VI ЮНЕСКО Физик тәрбия, физик активлык һәм спорт хартиясе һәм МИНЕПСның алдагы утырышында кабул ителгән Берлин декларациясен гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланачак.

Конференция кысаларында параллель рәвештә экспертлар форумы утырышлары, шулай ук пленар утырышлар узачак. Моннан тыш Конференцияләр бюросы, редакцион төркем утырышлары, матбугат конференцияләре һәм күргәзмә эше дә планлаштырылган. МИНЕПС VI кысаларында рәсми очрашулар, III Бөтенроссия пляж уеннары ярышларын һәм Сабантуй милли татар бәйрәмен карау да планлаштырыла.

2017 елның 19 гыйнварында ЮНЕСКОның МИНЕПС VI конференциясенә багышланган рәсми сайты эшли башлады, ул алты телдә алып барыла. 26 гыйнварда конференцияне оештыручы ил сайтының тулы версиясе эшләтеп җибәрелде, ул 4 телдә һәм анда конференциядә катнашучыларны онлайн теркәү системасы буенча бүлек тә бар. Шулай ук анда логистик һәм практик мәгълүматларны алырга, конференциянең рәсми документлары белән танышырга була.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО медиа һәм коммуникацияләр департаменты