Яңалыклар

2017 - 20:07

Бүген Казанда Физик тәрбия һәм спорт өчен җаваплы министрлар һәм югары вазифаи затларның алтынчы халыкара конференциясе (МИНЕПС VI) нәтиҗәләре буенча матбугат конференциясе узды.



2017 - 17:07

ЮНЕСКО Генераль директорының социаль һәм гуманитар фәннәр буенча урынбасары Нада Әл-Нәшиф һәм FIFA Генераль секретаре Фатма Самура 14 июльдә Физик тәрбия һәм спорт өчен җаваплы министрлар һәм югары вазифаи затларның алтынчы халыкара конференциясенең (МИНЕПС VI) кысаларында Казанда очрашты.



2017 - 18:07
Казанда Физик тәрбия һәм спорт өчен җаваплы министрлар һәм югары вазифаи затларның алтынчы халыкара конференциясе (МИНЕПС VI) дәвам итә. Форумда ЮНЕСКО әгъзасы булып торган 100 дән артык илдән 700гә якын делегат һәм халыкара спорт оешмалары вәкилләре катнаша. Форумга танылган Мисыр спортчысы (пятиборье) Айя Мәдани дә килде. Конференциядә ул “Тынычлык һәм Спорт” Оешмасы вәкиле буларак катнаша. Күп мәртәбәләр дөнья чемпионатлары җиңүчесе булган спортчы, спорттагы югары казанышларынан кала, җәмәгать эшлеклесе буларак та билгеле. Конференция вакытында Айя журналистлар белән очрашып, аларның сорауларына җавап бирде.
2017 - 13:07

Казанда Физик тәрбия һәм спорт өчен җаваплы министрлар һәм югары вазифаи затларның алтынчы халыкара конференциясенең (МИНЕПС VI) икенче көне тәмамланды. ЮНЕСКО әгъзалары булып торган 100 дән артык илнең 700 дән артык вәкилен үзенә җыйган чарада спортның комплекслы үсеше һәм һәркем шөгыльләнерлек һәм ачык булуы турында фикер алыштылар.



2017 - 13:07

Бүген Казанда Физик тәрбия һәм спорт өчен җаваплы министрлар һәм югары вазифаи затларның алтынчы халыкара конференциясе МИНЕПС VI рәсми рәвештә ачылды. Форумда ЮНЕСКО әгъзасы булып торган 100 дән артык илдән 700гә якын делегат һәм халыкара спорт оешмалары вәкилләре катнаша.


2017 - 12:07
13 нче июльдән 15 нче июльгә кадәр Казанда Физик тәрбия һәм спорт өчен җаваплы министрлар һәм югары вазифаи затларның алтынчы халыкара конференциясе (МИНЕПС VI) узачак. Конференциядә ЮНЕСКО әгъзасы булып торган 117 илнең спорт өлкәсендәге башкарма хакимият органнары вәкилләре һәм җитәкчеләре, шулай ук кызыксынган халыкара спорт оешмаларыннан вәкилләр катнаша. Барлыгы 630 га якын кеше катнашуы көтелә. МИНЕПС VI конференциясен уздыру урыны итеп “Корстон” кунакханәсе сайланган
2017 - 10:01
Казанда 30 нчы гыйнвардан алып 2 нче февральгә кадәр МИНЕПС VI Программа комитеты утырышы узачак. Анда ЮНЕСКО, Халыкара Олимпия комитеты, Халыкара Паралимпия комитеты, Физик тәрбия һәм спорт буенча ЮНЕСКО хөкүмәтара комитеты (CIGEPS), Спорт фәне һәм физик тәрбия буенча халыкара совет (ICSSPE), Бар кеше өчен спорт халыкара ассоциациясе (TAFISA), РФ Спорт министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе вәкилләре катнаша.
2017 - 10:01
18 нче гыйнварда Давоста (Швейцария) узган Бөтендөнья икътисадый форумда Россия Федерациясе спорт министры Павел Колобков һәм ЮНЕСКОның генераль директоры Ирина Бокова Казанда 2017 елның 5 нче июленнән 7 сенә кадәр ЮНЕСКО канаты астында узачак Физик тәрбия һәм спорт өчен җаваплы министрлар һәм югары урындагы затларның халыкара конференциясен (МИНЕПС VI) уздыру шартлары турындагы килешүне имзаладылар.
2016 - 18:02
Спорт министрлары һәм физик тәрбия һәм спорт өчен җаваплы җитәкче хезмәткәрләрнең VI халыкара конференциясе (МИНЕПС VI) 2017 елда Казанда узачак. Бу хакта бүген ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокованың Россия Спорт министрлыгына юллаган хатыннан билгеле булды. Әлеге карар ЮНЕСКО вәкилләре декабрь аенда Казанны конференция уздыру мөмкин булган урын буларак караганнан соң кабул ителде.