ММЧ вәкилләренә

Казандагы МИНЕПС VI конференциясенә аккредитацияләнгән ММЧ өчен мәгълүмат:

Аккредитация

Аккредитация бейджлары ММЧ вәкилләренең шәхсән үзләренә, паспортларын күрсәткәннән соң, теркәлү стойкасы янында (кунакханәгә керү ишегеннән сул якта) тапшырылдылар.  Бейджны конференциянең башыннан ахырына кадәр үзең белән даими йөртергә кирәк иде.

Пресс-зоналар

ММЧ вәкилләре эше өчен Конференциядә матбугат үзәге (“Шостакович” залы) оештырылган иде. Үзәктә ММЧ вәкилләренә җиһазланган һәм җиһазланмаган эш урыннары тәкъдим ителде.  

Конференция утырышлары

Залда утыра торган буш урыннар булганда ММЧ вәкилләре өчен ачык иделәр.

Интервью

Конференциянең матбугат үзәге эше кысаларында аларның буш вакытлары табылган очракта конференциядә катнашучылар белән интервьюларга гаризалар җыю оештырылды. 

ММЧ өчен активлыклар

МИНЕПС VI программасы буенча 2017 елның 15 июлендә “Толстой” залында ЮНЕСКО генераль директорының социаль һәм гуманитар фәннәр буенча урынбасары Нада ханым Аль-Нашиф, конференция президенты, Россиянең Спорт министры Павел Колобков һәм конференция делегатлары катнашында матбугат конференциясе уздырылды. 

Аккредитацияләнгән ММЧ өчен сервислар

Урнашу. ММЧ вәкилләре өчен рәсми кунакханә – “Ногай” кунакханәсе (Казан шәһ., Бауман ур., 19 йорт) билгеләнгән иде. 

Транспорт хезмәте күрсәтү. Рәсми килү урыннарында (“Казан” халыкара аэропорты, “Казан-1” тимер юл вокзалы станциясе һәм “Казан-2” тимер юл вокзалы) ММЧ вәкилләре өчен каралган рәсми кунакханәдә яшәүче ММЧ вәкилләрен каршы алу һәм озатып калу процедурасы оештырылды.

ММЧ вәкилләренең рәсми кунакханәсеннән конференция уздырылу урынына – “Корстон” кунакханәсенә кадәр (Казан шәһ., Ершов ур., 1а йорт) трансфер оештырылды