Истәлекле урыннар

Достопримечательности

Тарихи рәвештә шулай туры килгән ки, Казанда ике мәдәният: рус һәм татар мәдәниятләре иңгә-иң яши. Идел болгарлары тарафыннан нигез салынган шәһәр билгеле бер вакыт аралыгында башта монгол ханнары, аннары рус патшалары йогынтысында булган.

Татар һәм рус мәдәниятләренең, көнчыгыш һәм көнбатыш традицияләренең бер төбәктә үзенчәлекле ярашуы Казанга ел саен берничә миллион туристны җәлеп итә. Музейлар, мәчетләр һәм православие гыйбадәтханәләре, борынгы китапханәләрнең бай коллекцияләре, серле Кабан күле, заманча парклар һәм яр буе биләмәләре онытылмаслык хис-тойгылар уяталар. Казан Кремлендә Кол Шәриф мәчете белән Благовещение соборының бер-берсеннән якын гына урнашуы биредә төрле конфессия кешеләренең дус-тату булып яшәүләренә бер мисал булып тора.

Казанның нәкъ үзәгендә, җәяүлеләр өчен каралган Бауман урамында җирле сәүдәгәрләр һәм дворяннар йортларын, данлыклы гыйбадәтханәләрне, Богоявление соборы колокольнясын, Екатерина II каретасы күчермәсен, нуленче километрны һәм Казан мәчесенә куелган һәйкәлне күрергә мөмкин. Бу урам төп истәлекле урынга – ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы объекты булган Казан Кремленә алып бара. Аның территориясендә җиде музей, данлыклы “авып бара торган” Сөембикә манарасы, Казан ханнары мавзолее фрагментлары һәм дини корылмалар урнашкан. Кремльнең күзәтү мәйданчыкларыннан Кремль яр буе, Игенчеләр сарае, “Казан Арена” стадионы һәм “Казан” гаилә үзәге уч төбендәге кебек күренеп тора.

Казанның иҗади интеллигенциясе йортлары сакланып калган һәм борынгы данлыклы мәчетләр урнашкан Иске Татар бистәсе дә туристлар арасында зур популярлыкка ия.

Туристларның игътибарын җәлеп итә торган табигать һәм архитектура һәйкәлләре Казаннан читтә дә бар.

Борынгы Болгар шәһәре – Идел Болгарстанының борынгы башкаласының тарихи комплексы ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы объектлары исемлегендә. Иван Грозный гаскәрләре өчен крепость буларак төзелгән Свияжск утрау-шәһәрчеге исә Казаннан бер сәгатьлек юл ераклыгында гына. Мәрьям Ана грузин иконасы саклана торган Раифа ирләр монастыре дин тотучылар хаҗ кыла торган урын булып тора. Мең еллык тарихы булган һәм өяз шәһәре мөлаемлеген саклап кала алган Алабуга шәһәре музейларының күплеге, архитектурасы һәм матур урында урнашкан булуы белән җәлеп итә. Әлеге санап кителгән урыннар барысы да “Татарстанның энҗе муенсасы” туристлык маршрутына кертелгәннәр һәм төбәкнең бай тарихи-мәдәни мирасы белән якыннанрак танышу мөмкинлеген бирәләр.

Видео
2017 - 13:52
Татарстан хәзинәсе