Казан

Казан

КООРДИНАТАЛАРЫ: 55°47 N 49°10 E

МӘЙДАНЫ: 425.3 кв. км.

СӘГАТЬ ПОЯСЫ: MSK (UTC + 3)

Казан – Татарстан Республикасы башкаласы, Россиянең өченче башкаласы, илнең иң зур икътисади, фәнни һәм мәдәни үзәкләренең берсе. Ул Россиянең Европа өлешендә, Мәскәүдән 820 км көнчыгышка таба. Мәдәният, дин һәм тел төрлелеге шартларында дус-тату булып шәһәрдә 1,2 миллион кеше – 100 дән артык милләт вәкиле яши. 2005 елда Казан үзенең 1000 еллыгын билгеләп үтте. 

Казан – студентлар шәһәре

Мең еллык тарихы булган Казанны һич шикләнмичә “яшь” шәһәр дип тә атарга була. Татарстан башкаласында 67 илдән 200 мең студент белем ала, Россиянең иң зур югары уку йортлары: Казан (Идел буе) федераль университеты, А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты һәм Казан илкүләм тикшеренү технология университеты да биредә урнашкан.

Мәдәни Казан

Татарстанның меңьеллык башкаласының мәдәни тормышы да бик бай. Казанда ел саен зур халыкара фестивальләр үтә. Алар арасында Федор Шаляпин исемендәге халыкара опера фестивале, Рудальф Нуриев исемендәге классик балет фестивале, Сергей Рахманинов исемендәге классик музыка фестивале, “Аксёнов-фест” әдәбият фестивале һәм халыкара мөселман кинофестивале. Казанда 9 театр, 34 дәүләт музее, шәхси галереяләр, Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залы һәм 2 филармония эшли.

Инновацияле Казан

Шәһәрнең икътисады инновацияле юл буенча үсеш ала. Берничә елдан бирле Казанда Европадагы иң эре технопаркларның берсе – “Идея” технопаркы һәм Россиядә иң зуры булган мәгълүмати  технологияләр паркы – “ITPark” эшләп килә. Казан янында яңа гасырда Россия өчен беренче булган шәһәр – Иннополис төзелде, ул шул исемдәге университет белән берлектә киләчәктә мәгълүмати технологияләр өлкәсендә әйдәп баручы үзәк булырга тиеш.

Инфраструктуралы Казан

Шәһәрнең 1000 еллыгын билгеләп узу, аның артыннан 2013 елда булачак Бөтендөнья җәйге универсиадага әзерлек Казанны танымаслык итеп үзгәртү мөмкинлеген бирде.  Бөтендөнья студентлар уеннарына 30 яңа спорт һәм социаль объектлар төзелде, алар арасында “Казан Арена” стадионы, Су спорт төрләре сарае, Волейбол үзәге, Гимнастика үзәге, Көрәш сарае, Универсиада авылы бар. Аэропортның яңа терминалы, аэропортны шәһәр үзәге белән тоташтыра торган интермодаль юл, яңа кунакханәләр, транспорт чишелешләре төзелде. Тимер юл вокзалы, шәһәр юллары төзекләндерелде, метроның яңа станцияләре ачылды.

Кремль яр буен ачу һәм шәһәр паркларын үстерү буенча 2015 елда старт алган яңа концепцияне гамәлгә ашыру аларны шәһәр халкы яратып йөри торган урыннарга әйләндерде. Бу эш нәтиҗәсендә Казан чәчәккә күмелгән мегаполисның тулаем һәм кызыктыргыч образына ия булды, моны казанлылар гына түгел, башкала кунаклары да ассызыклый.

Кунакчыл Казан

Бүгенге көндә Казан Россия шәһәрләре арасында туристлар иң күпләп йөри торган шәһәр булып тора. Шәһәрдә кунакларны урнаштыру өчен 150дән артык  урын  гамәлдә, аларның 14е – 2013 елда, 19ы – 2014 елда, тагын 6ысы – 2015 елда ачылды. Казанның кунакларны кабул итү өлкәсендәге мөмкинлекләре зур халыкара чараларны югары дәрәҗәдә оештыру мөмкинлеген бирә.   

Казан – спорт шәһәре

Казан 2009 елда Россиянең спорт башкаласы булып танылды. Шәһәр, Россия спортын үстерү юлында локомотив ролен үтәп, бу исемне горур йөртә. Казан халыкара дәрәҗәдәге ярышларда ышанычлы рәвештә чыгышлар ясаучы күп кенә титуллы спортчылар һәм спорт клублары йорты булып тора. “Рубин” футбол клубы, “Ак Барс” хоккей клубы, “Зенит” һәм “Динамо” волейбол клублары, УНИКС баскетбол клубы, “Синтез” ватерполо клубы – исемнәре ил чикләреннән еракларда да билгеле клублар. 

Казан халкының спорт яратучы дистәләрчә мең кешеләрне колачлый торган массакүләм стартларда (“Лыжня России”, “Кросс наций”), футбол буенча (“Кожаный мяч”),  хоккей буенча (“Золотая шайба”), волейбол һәм башкалар буенча спорт ярышларында актив катнашулары да Казанның спорт шәһәре булуын исбатлый.  

Казанда 2013 елда XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада узу шәһәрдә һәм республикада гына түгел, ә гомумән Россиядә балалар, яшьләр һәм студентлар спорты үсеше өчен яңа импульс бирде. Ярышлар оештырылу ягыннан бик югары дәрәҗәдә уздылар һәм универсиадалар тарихында иң яхшысы булып танылдылар. Бөтендөнья студентлар уеннарыннан соң Казан дөнья аренасында бик яхшы таныла торган шәһәргә һәм төрле дәрәҗәдәге спорт ярышларын уздыру өчен җәлеп итүчән урынга әйләнде.

2015 елның җәендә Татарстан башкаласында тагын бер зур вакыйга булды – катнашучы илләр саны һәм суммар телеаудитория буенча рекордлы санга ия булган Су спорт төрләре буенча ФИНА дөнья чемпионаты узды.  Статуслы проектлардан кала Казан хәзерге вакытта үзенең спорт объектларында даими рәвештә төрле масштабтагы Россия турнирларын һәм халыкара турнирларны кабул итеп тора. 2017 елда Казан Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Сочи белән беррәттән FIFA Конфедерацияләр Кубогы матчларын кабул итте, 2018 елда исә Россиянең унбер шәһәре рәтендә Футбол буенча FIFA дөнья чемпионаты матчларын кабул итәчәк.

Казанның дәрәҗәле спорт чараларын оештыру өлкәсендәге казанышлары дәрәҗәле премия кысаларында берничә тапкыр билгеләп үтелде. 2013 елның 6 ноябрендә Лондонда спорт менеджменты өлкәсендәге уңышлары өчен International Sports Event Management Awards-2013 (ISEM) 7 нче премияне тапшыру тантанасында Казан  “Халыкара спорт чараларын уздыру өчен дөньядагы иң тәкъдим ителә торган урын” номинациясендә җиңеп чыкты. 2014 елда Төркиянең Белек шәһәрендә Sport Accord халыкара конвенциясендә “Sport Business International” журналы Татарстан башкаласының “Прорыв года” номинациясендә җиңүен игълан итте.

2016 нчы елның февралендә Казан МИНЕПС VI физик тәрбия һәм спорт өчен җаваплы министрлар һәм югары вазыйфаи затларның алтынчы халыкара конференциясен уздыру урыны итеп сайланды. ЮНЕСКОның бәяләү комиссиясе бу карарны Татарстан башкаласының зур халыкара спорт ярышларын үткәрү буенча бай тәҗрибәсенә һәм шәһәрнең дәрәҗәле күпфункцияле форумнарны кабул итәр өчен мөмкинлекләренә югары бәя бирүгә нигезләнеп кабул итте.