Сәламләү сүзе

Ирина Бокова
ЮНЕСКО генераль директоры

1988 елда Мәскәүдә узган Физик тәрбия һәм спорт өчен җаваплы министрлар һәм югары вазифаи затларның икенче халыкара конференциясеннән (МИНЕПС II) соң, 2017 елның июлендә Россия Федерациясе МИНЕПС VI конференциясен Казан шәһәрендә, Татарстан Республикасында кабул итә. Бу спорт өлкәсендә сәясәтне билгеләүче әлеге уникаль халыкара форум идеяләренә тугры булуның матур мисалы.

ЮНЕСКО бу физик культураның, физик тәрбияне, массакүләм спортны, югары казанышлар спортын, спорт ярышларын һәм спортның һәм уеннарның традицион төрләрен дә кертеп, комплекслы концепциясе булу турында белдерә торган тугрылыкны уңай бәяли. Болар барысы да спортның бар нәрсәне колачлый торган ролен күрү һәм барлык әгъза-дәүләтләр һәм тиешле партнерлар һәм бергәлекләр белән халыкара хезмәттәшлекнең спорт өлкәсендә сәясәтне эшләүдә шулай ук мөһимлеген, спорт чараларының мәдәниятара диалог, толерантлык һәм үзара аңлашуны үстерү өчен әһәмиятлелеген аңлауга нигезләнә.

Бу нисбәттә мин Россия Федерациясенә МИНЕПС VI конференциясен оештыруы һәм уздыруы өчен тагын бер кат рәхмәт белдерергә телим. Бу зур халыкара вакыйгада барлык якларның хуплавы белән без ахыр чиктә нәтиҗәле һәм сизелерлек гамәлләргә алып килүче максатларга һәм бурычларга ирешербез дип ышанам.

Герт С. Остхёйзен
СИГЕПС рәисе

СИГЕПС рәисе буларак мин МИНЕПС VI конференциясен дөнья спорты өчен аеруча зур вакыйга дип саныйм. МИНЕПС VI конференциясе спорт һәм физик тәрбия өлкәсендәге дәүләт инициативаларына тагын да ныграк килешеп эшләүчәнлек һәм бертөрлелек бирүнең уникаль мөмкинлеген тудыра. Бу чара аның ярдәмендә хөкүмәтләр милләтләрне сәламәтләндерү һәм бөтен дөньяда социаль бердәмлеккә ирешү һәм тормышның сыйфатын күтәрү максатларында спорт һәм физик тәрбия потенциалын файдалана алачак тәҗрибә һәм белемнәр алмашу мәйданы булып тора.

МИНЕПС VI конференциясе нәтиҗәсендә спорт тату һәм инклюзив җәмгыятьләр булдыру иң актуаль, шул ук вакытта иң кыен да мәсьәлә булган БМОның 2030 елга кадәр тотрыклы үсеше өлкәсендә 2030 елга кадәрге Көн тәртибе кысаларында БМО максатларына ирешүдә актив файдаланыла алачак.

Минем карашымча, әгәр дә кабул ителгән сәяси программаларны гамәлгә ашыра алсак, МИНЕПС VI конференциясен уңышлы узды дип саный алачакбыз. Чынлыкта, әгәр дә алар гамәлгә ашырылмыйлар һәм контрольдә тотылмыйлар икән, сәясәт һәм декларацияләр үзләре генә бернигә дә тормыйлар. Дөнья спортның көчен күрергә һәм тоярга тиеш.

Әгәр дә әгъза булып торучы дәүләтләр Гамәлләр планы кысаларында әлеге конкрет чараны билгеләсәләр һәм ресурслар белән тәэмин итсәләр, Казанда 2017 елда узган конференциянең йомгаклау документы уңышлы рәвештә гамәлгә ашырылачак. Бу чаралар милли әһәмияткә ия булып торалар һәм төбәк һәм континенталь дәрәҗәләрдә уздырылырга тиешләр.

МИНЕПС VI конференциясе шушы максаттан кызыксынган барлык якларның хезмәттәшлеген тәэмин итәргә тиеш. Спорт өлкәсендә глобаль уңышка ирешер өчен барлык төп уенчылар да бердәм көч булып берләшергә тиешләр.

Моңа бәйле рәвештә СИГЕПСның барлык әгъзаларын МИНЕПС VI конференциясенә тулысынча әзерлек буенча уртак эшчәнлекне дәвам итәргә чакырам.

Виталий Мутко
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары

Хөрмәтле катнашучылар һәм кунаклар!

Россия Федерациясе Хөкүмәте исеменнән сезне Физик тәрбия һәм спорт өчен җаваплы министрлар һәм югары вазифаи затларның алтынчы халыкара конференциясе утырышында сәламлим.

Конференция заманча Россиядә беренче тапыр уза һәм без конференциядә күтәрелә торган мәсьәләләрнең һәм аларның ахырдан кабул ителәчәк чишелешләренең гать мөһим булуларын аңлыйбыз. Физик тәрбия һәм спорт Россия Федерациясе дәүләт сәясәтенең аерылгысыз өлешенә әйләнде. Югары казанышлар спортын үстерүгә дә, шулай ук ил гражданнарында сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тәрбияләүгә юнәлдерелгән массакүләм спортны үстерүгә дә елдан ел игътибар күбрәк бирелә.

Физик тәрбия һәм спорт өчен җаваплы министрлар һәм югары вазифаи затларның алтынчы халыкара конференциясенең нәтиҗәле эше, һичшиксез, илләрне һәм халыкларны бер-берләренә якынайтуда тагын бер адым булыр һәм ЮНЕСКОның Физик тәрбия, физик активлык һәм спорт халыкара хартиясендә һәм МИНЕПСның алдагы утырышында расланган Берлин декларациясендә язылган уртак максатларга ирешергә ярдәм итәр дип ышанам.

Барлык катнашучыларга да кызыклы һәм нәтиҗәле эшчәнлек телим!

Павел Колобков
Россия Федерациясе спорт министры

Россия Федерациясе Спорт министрлыгы исеменнән Физик тәрбия һәм спорт өчен җаваплы министрлар һәм югары урындагы затларның VI Халыкара конференциясендә (МИНЕПС VI) катнашучыларны сәламләвемә шатмын.

Россия иң югары дәрәҗәдәге зур спорт чараларын инде күп тапкырлар кабул итте. Безнең илдә физик культураны һәм спортны үстерүгә аеруча зур игътибар бирелә. Гражданнарны массакүләм спортка җәлеп итү, югары казанышлар спорты системасын камилләштерү буенча да актив эш алып барабыз.

МИНЕПСның чираттагы утырышын уздыруны безнең илгә ышанып тапшыруы өчен ЮНЕСКОга зур рәхмәт.

Казан төрле илләр хакимиятләренең спорт өлкәсендәге югары органнары вәкилләре арасында диалог һәм тәҗрибә алмашу өчен менә дигән мәйдан булып торыр һәм безнең конференция чорындагы эшчәнлек яхшы нәтиҗә бирер дип ышанам.

Барчагызга да конструктив аралашу, нәтиҗәле дискуссияләр һәм алга куелган планнарның гамәлгә ашуын теләп калам!

Рөстәм Миңнеханов
Татарстан Республикасы Президенты

Хөрмәтле катнашучылар!

Сезне соңгы елларда төрле дәрәҗәдәге зур спорт чараларын күп тапкырлар кабул иткән Казан шәһәрендә – Татарстан башкаласында сәламләвемә бик шатмын.

Физик культура һәм спорт – безнең республика тормышының аерылгысыз өлеше. Зур масштаблы спорт проектларын уздыру һәм заманча җиһазландырылган спорт инфраструктурасы спортчылар өчен дә, тамашачылар һәм җанатарлар өчен дә уңайлы шартлар тудыра.

Эшебезнең нәтиҗәсе булып яшь, гармонияле рәвештә үсүче шәхес булып җитешү генә түгел, Россия күләмендә һәм халыкара дәрәҗәдә дә уңышлы спорт карьерасы төзи ала торган буын үсеп килүен яхшы аңлыйбыз.

Барыгызны да Физик тәрбия һәм спорт өчен җаваплы министрлар һәм югары вазифаи затларның алтынчы халыкара конференциясе (МИНЕПС VI) эше башлану белән котлыйм. Сезгә нәтиҗәле эшчәнлек, конструктив карарлар кабул итүегезне һәм үзара хезмәттәшлекнең үсүен телим!

Илсур Метшин
Казан шәһәре мэры

Кадерле дуслар!

Физик тәрбия һәм спорт өчен җаваплы министрлар һәм югары вазифаи затларның алтынчы халыкара конференциясендә катнашучыларны барлык Казан халкы һәм үз исемемнән тәбрик итәм!

Казан - илнең зур икътисадый, мәгариф һәм мәдәни үзәге генә түгел, бүгенге көндә бик хаклы рәвештә Россиянең спорт башкаласы дип саналучы шәһәр дә. Татарстан башкаласында уздырылган халыкара ярышлар социаль-иътисадый үсешкә зур этәргеч бирделәр, халкыбыз тормышын тулы канлы һәм кызыклы иттеләр, бар дөньядан булган туристларга безнең төбәкнең бай тарихы һәм күпмилләтле мәдәнияте белән якыннанрак танышырга мөмкинлек тудырдылар.

Без бирегә килүчеләрне һәрвакытта да аерым бер җылылык белән каршы алабыз һәм кунаклар биредә үзләрен өйләрендәге кебек хис итсеннәр һәм шәһәребезгә кабат килергә ашкынып торсыннар өчен булдыра алганның барысын да эшлибез. Биредә булган кыска гына вакыт аралыгында Татарстанның истәлекле урыннары белән танышырга мөмкинлек тапсагыз һәм республикабызда һәм аның башкаласында хөкем сөргән үзенчәлекле дуслык-туганлык атмосферасын тоя, милли колоритны, татарстанлыларның кунакчыллык мохитен бәяли алсагыз, бик шат булыр идек.

Бу вакыйгадан күңелләрегездә бары тик уңай тойгылар, Казан турында җылы истәлекләр генә калыр дип өметләнәм.

Шәһәребезгә рәхим итегез!