МИНЕПС

МИНЕПС

Физик тәрбия һәм спорт өчен җаваплы министрлар һәм югары вазыйфаи затларның халыкара конференциясе (МИНЕПС) - физик тәрбия һәм спорт өлкәсендә интеллектуаль һәм техник белемнәрне алмашуга мөмкинлек бирә торган һәм бу өлкәдә килештерелгән халыкара стратегияне эшләү өчен оештыру-хокукый механизм булып хезмәт итә торган форум.

Ул үз өлкәсендә хөкүмәтне, хөкүмәтара оешмаларны, спорт хәрәкәтләрен, фәнни бергәлекләрне һәм хөкүмәттән тыш оешмаларны берләштерә торган бердәнбер платформа булып тора. МИНЕПСта ясаган нәтиҗәләр һәм тәкъдимнәр физик тәрбия һәм спортның белем бирү, мәдәни һәм социаль аспектларын даими рәвештә ныгытуга, шулай ук бөтен дөньяда нәтиҗәле стратегияләр һәм тәртипләр кертүне контрольдә тотарга булышалар.

МИНЕПС конференцияләре мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча (ЮНЕСКО) Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан 1976 елдан башлап уздырыла.   

МИНЕПС VI турында

Физик тәрбия һәм спорт өчен җаваплы министрлар һәм югары вазыйфаи затларның алтынчы халыкара конференциясе (МИНЕПС VI) Казанда (“Корстон ” кунакханәсендә) 2017 елның 13 нче июленнән 15нә кадәр узды.

МИНЕПС VI кә әзерлек   Программалау комитеты һәм Оештыру комитеты тарафыннан башкарылды. Конференция программасын әзерләү өчен җаваплы Программалау комитетына ЮНЕСКО, РФ Спорт министрлыгы, Физик тәрбия һәм спорт буенча хөкүмәтара комитет (СИГЕПС) рәисе,  Халыкара Олимпия комитеты (ХОК), Халыкара Паралимпия комитеты (ХПК), Һәркем өчен спорт халыкара ассоциациясе (ТАФИСА) һәм Физик тәрбия бирү һәм спорт турындагы фәннәр халыкара советы  (СИЕПСС) керде.

Конференциядә ЮНЕСКО әгъзасы булып торган 117 илнең спорт өлкәсендәге башкарма хакимият органнары вәкилләре һәм җитәкчеләре, шулай ук кызыксынган халыкара спорт оешмаларыннан вәкилләр катнашты. Барлыгы 630 га якын кеше килде.

МИНЕПС VI нең максаты - спорт өлкәсендә халыкара тенденцияләргә бәя бирү һәм ЮНЕСКОның Физик тәрбия, физик активлык һәм спорт халыкара хартиясендә һәм 2013 елда  МИНЕПС V  конференциясендә расланган Берлин декларациясендә формалаштырылган тәкъдимнәренә аерым игътибар юнәлтеп, халыкара спорт сәясәтенең стратегик мәсьәләләрен билгеләү.

МИНЕПС VI стратегик планнар турындагы сөйләшүләрдән анык эшләргә күчүгә йөз тоткан иде. Шуңа күрә конференция, асылда, яңа декларацияне раслауга түгел, ә министрлар тарафыннан хупланачак эшләр планын килештерүгә багышланды.

38C/47 нче резолюция нигезендә Берлин декларациясен һәм Халыкара хартияне халыкара гамәлгә ашыру нигезендә алга таба башкарылачак эшләрнең гомуми схемасы эшләнде. Мондый гомуми схема сәясәт булдыру өчен җаваплы затлар, аерым алганда спорт һәм спорт казанышлары  белән идарә итү буенча дәүләт органнары шуңа нигезләнә торган бердәй халыкара эталон булып хезмәт итәргә тиеш булганлыктан, ул шулай ук спорт “тотрыклы үсешне тәэмин итүнең бер факторы буларак” карала торган тотрыклы үсеш өлкәсендәге максатларга  (“ТҮМ”, Көн тәртибе 2030) да җавап бирергә тиеш. 

Түбәндәге ТҮМ аеруча мөһим:

  • Сәламәт тормыш рәвешен һәм һәр кеше өчен теләсә-кайсы яшьтә иминлекне тәэмин итү;

  • Бар нәрсәне колачлаучы һәм гадел сыфатлы белем белән тәэмин итү һәм барлык кеше өчен гомер буена белем алу мөмкинлеген хуплау;

  • Гендер тигезлеген тәэмин итү һәм барлык хатын-кызлар һәм кызларның хокукларын һәм мөмкинлекләрен киңәйтү;

  • Эзлекле, бар нәрсәне колачлаучы һәм тотрыклы үсешкә, бар кешеләр өчен яхшы эшләргә һәм җитештерү мәшгульлегенә булышлык итү;

  • Ил эчендә һәм илләр арасында тигезсезлекне киметү;

  • Шәһәрләрнең һәм торак пунктларның ачыклыгын, куркынычсызлыгын, экологик тотрыклылыгын һәм яшәү өчен уңайлылыгын тәэмин итү;

  • Тотрыклы үсеш мәнфәгатьләрендә тыныч һәм ачык җәмгыять төзүгә булышлык итү, бар кешеләрнең дә гадел хөкемгә хокукларын тәэмин итү, нәтиҗәле, хисап бирә торган һәм барлык дәрәҗәләрдә дә киң хезмәттәшлеккә нигезләнгән учреждениеләр булдыру.

МИНЕПС VI нең төп һәм ярдәмче темалары

Конференциянең көн тәртибе үз эчләренә аерым ярдәмче темаларны алган төп өч тема тирәсендә төзелгән иде:

1 нче тема: Һәркем өчен “һәр нәрсәне колачлау мөмкинлеген”ә һәр нәрсәне эченә алган якын килүне әзерләү, түбәндәгеләрне дә кертеп:

дәүләтнең спорт стратегияләре һәм планнары; дәүләт хакимияте органнары, спорт оешмалары һәм башка кызыксынган яклар арасындагы хезмәттәшлек; гендер тигезлеге; дискриминациягә юл куймау; сыйфатлы физик тәрбия.

2 нче тема: Спортның тотрыклы үсешкә һәм тынычлыкка ирешүгә керткән өлешен максимальләштерү, түбәндәгеләрне дә кертеп:

физик активлык һәм сәламәтлек; социаль интеграция; кыйммәтләрне ихтирам итү һәм гражданлык тәрбиясе; яшьләрнең хокукларын һәм мөмкинлекләрен арттыру; шәһәрне планлаштыру; милли һәм традицион уеннар; постконфликт шартларындагы спорт; зур спорт вакыйгалары; спортның экологиягә/климат үзгәрешенә мөнәсәбәте; спортның икътисадый үсешкә мөнәсәбәте.

3 нче тема:  Спортның бөтенлеген саклау, түбәндәгеләрне дә кертеп:

спорт оешмалары белән нәтиҗәле идарә; спорт ярышлары барышында манипуляцияләргә каршы көрәш; допингка каршы көрәш; катнашучыларны, тамашачыларны һәм хезмәткәрләрне яклау; балаларны яклау; сексуаль эксплуатацияләү һәм бәйләнүләргә каршы көрәш; профилактик белем бирү һәм мәгълүмати-агарту эшчәнлеге.

МИНЕПС конференцияләре хронологиясе

1976 – МИНЕПС I Парижда (Франция)
1988 – МИНЕПС II Мәскәүдә (Россия)
1999 – МИНЕПС III Пунта-дель-Эстеда (Уругвай)
2004 – МИНЕПС IV Афинада (Греция)
2013 – МИНЕПС V Берлинда (Германия)
2017 – МИНЕПС VI Казанда (Россия Федерациясе)