МИНЕПС VI конференциясендә катнашучыларның барысына да “Корстон” кунакханәсенең икенче катында “швед өстәле” системасы буенча үзәкләштерелгән туклану тәкъдим ителде.
Конференциядә катнашучыларны тукландыру түбәндәгечә оештырылды:
13-14 июль – конференциядә катнашучыларның барысы өчен дә “Корстон” кунакханәсе холлында кофе-брейклар;
13-15 июль – конференциядә катнашучыларның барысы өчен дә “швед өстәле” системасы буенча төшке аш;
13 июль – конференциядә катнашучыларның барысы өчен дә “швед өстәле” системасы буенча кичке аш;
14 июль – Россия Федерациясеннән рәсми кабул итү;
15 июль – Татарстан Республикасыннан гала-кичке аш.
Моннан тыш “Корстон” кунакханәсендә түләүләрне акчалата һәм карта белән дә кабул итә торган рестораннар һәм кафетерийлар да эшләп торды.