Килү һәм китү

Прибытие и отъезд

МИНЕПС VI конференциясендә катнашучылар өчен килүләр һәм китүләрнең түбәндә күрсәтелгән рәсми пунктларында каршы алу һәм озатып калу хезмәтләре күрсәтеләчәк:

  • “Казан” халыкара аэропорты;
  • “Казан-1” (Казань Пассажирская) станциясенең тимер юл вокзалы;
  • “Казан-2” (Восстание) станциясенең тмер юл вокзалы;
һәм Мәскәү шәһәренең транзит аэропортларында:
  • “Шереметьево” халыкара аэропорты;
  • “Домодедово” Мәскәү аэропорты;
  • “Внуково” халыкара аэропорты.

Санап кителгән пунктларда конференциядә катнашучыларны каршы алу һәм озатып калулар гамәлгә ашырылачак, шулай ук паспорт һәм таможня контроле узган, багаж алган чакта тиешле ярдәм күрсәтеләчәк. Оештыру комитеты персоналы аэропортларның махсус бүленгән урыннарында МИНЕПС VI конференциясе логотибы төшерелгән сәламләү табличкалары белән басып торачаклар. Конференциядә катнашучыларның багажлары махсус багаж билгесе белән аерымланган булырга тиеш.

Катнашучыларга 2017 елның 11 нче июленнән 17сенә кадәр югарыда күрсәтелгән килү һәм китү пунктларында тәүлегенә 24 сәгать дәвамында каршы алу һәм озату хезмәтләре күрсәтеләчәк.

МИНЕПС VI конференциясендә катнашучыларга килүләре һәм китүләре турындагы мәгълүматларны очып килү яки очып китүләре вакытына 15 көннән дә соңга калмыйча, регистрация системаларындагы шәхси кабинетта анкетаның “Килүләр һәм китүләр” өлешендә килү һәм китү турындагы мәгълүматларны тутыру юлы белән Оештыру комитетына бирергә кирәк. Катнашучылар килүләре һәм китүләре турындагы мәгълүматларны югарыда күрсәтелгән вакыт аралыгында бирмәгән очракта Оештыру комитеты килү һәм китү пунктларында күрсәтелә торган каршы алу һәм озату хезмәтләренең сыйфатлары өчен җавап бирми. 

Мәскәү шәһәренең транзит аэропортлары аша очкан вакытта авиабилетларны сатып алган һәм броньлаган чакта чираттагы рейс алдыннан, паспорт һәм таможня тикшерүләре узу, багажны алу һәм эчке рейска теркәлү узу өчен өч (3) сәгатьтән ким булмаган вакыт калдырырга киңәш итәбез. Казанга очуны Мәскәү шәһәренә очып килгән аэропорттан билет алып башкарырга киңәш итәбез.

Казан шәһәреннән киткән чакта трансфер вакытын рәсми урнашу урыннарындагы мәгълүмат өстәлләреннән белешергә була.

Китү пунктында конференциядә катнашучыларга теркәлү узу, таможня һәм паспорт тикшерүләре узу (халыкара рейсларга), иминлек контроле вакытында тиешле ярдәм күрсәтеләчәк.

МИНЕПС VI конференциясендә катнашучыларга Евразия икътисадый союзының таможня чиге аша килүче затлар өчен белешмәлек не яхшылап өйрәнергә киңәш итәбез. Әлеге документ чит ил товарларын Россиягә алып керү һәм Россиядән алып чыгу турындагы, шулай ук чик һәм таможня тикшерүләрен узу кагыйдәләре турындагы мөһим мәгълүматларны эченә алган.


Конференциядә катнашучыларны авиайөртү

Без Оештыру комитетының конференциядә катнашучыларны һава юллары буйлап йөртү өчен партнер сыйфатында SkyTeam альянсын сайлавы турында хәбәр итүгә шатбыз. Без Сезгә авиабилетларны ташламалы бәяләрдән алу мөмкинлеген бирә торган Sky Team Global Meetings хезмәтеннән файдаланырга тәкъдим итәргә телибез.

Авиабилетларны күрсәтелгән сылтама буенча броньлаганда һәм сатып алганда Сез түбәндәге өстенлекләргә ия булачаксыз.

Авиабилетларны броньлау өчен, зинһар, http://res.skyteam.com/Search/promoDefault.aspx?vendor=sky&promocode=3630S яки https://www.skyteam.com/ru/business-solutions/global-meetings/ сайтына керегез һәм чараның ID номерын кертегез: 3630S.


“Казан” халыкара аэропорты

“Казан” халыкара аэропортына китеп җитүгә МИНЕПС VI конференциясенә теркәлгән катнашучылар рәсми урнашу урыннарына кадәр трансфер хезмәтеннән файдалана алалар.  

“Казан” халыкара аэропортында кешеләрне утырту/төшерү зонасын оештыру схемасы

схема аэропорт тат.png

Конференциядә катнашучылар шулай ук такси, шәһәр автобусы яки “Казань-Пассажирская” тимер юл станциясеннән тимер юл хезмәтеннән дә файдалана алалар.

197 нче шәһәр автобусы

Маршрут: Сахаров урамы – Җиңү проспекты (“Җиңү проспекты” метро станциясе) – РКБ (“Южный” автовокзалы) – “Казан” аэропорты.
Хәрәкәт 6:00 сәгатьтә башлана, 22:00 сәгатьтә төгәлләнә (аэропорттан соңгы рейс 21:45 сәгатьтә).
Соңгы тукталыштан алып юлда булу вакыты – 1 сәгать 30 минут. 

Электропоезд

Маршрут: “Казан” халыкара аэропорты – “Казан-1” станциясе тимер юл вокзалы.
Аэропорттан хәрәкәт 05:00 сәгатьтә башлана, 23:00 сәгатьтә төгәлләнә (интервал – һәр 2-3 сәгать саен).
Казаннан хәрәкәт 07:00 сәгатьтә башлана, 0:00 сәгатьтә төгәлләнә (интервал – һәр 2-3 сәгать саен).
Юлда булу вакыты – 26 минут. Поездлар хәрәкәтенең тулы расписаниесе “Казан” халыкара аэропорты сайтында бирелгән.  

“Казан-1” (Казань Пассажирская) станциясе тимер юл вокзалы

“Казан-1” станциясе тимер юл вокзалына китеп җитүгә МИНЕПС VI конференциясенә теркәлгән катнашучылар рәсми урнашу урыннарына кадәр трансфер хезмәтеннән файдалана алалар.  

“Казан-1” тимер юл вокзалында кешеләрне утырту/төшерү зонасын оештыру схемасы

схема Казань1 тат.png  

Конференциядә катнашучылар шулай ук такси һәм җәмәгать транспорты (автобуслар, трамвайлар, троллейбуслар, метро) хезмәтләреннән дә файдалана алалар.

“Казан-2” (Восстание) станциясе тимер юл вокалы

“Казан-2” станциясе тимер юл вокзалына китеп җитүгә МИНЕПС VI конференциясенә теркәлгән катнашучылар рәсми урнашу урыннарына кадәр трансфер хезмәтеннән файдалана алалар.  

“Казан-2” тимер юл вокзалында кешеләрне утырту/төшерү зонасын оештыру схемасы

схема Казань2 тат.png  

Конференциядә катнашучылар шулай ук такси һәм җәмәгать транспорты (автобуслар, трамвайлар, троллейбуслар, метро) хезмәтләреннән дә файдалана алалар.