ММЧ вәкилләренә

ММЧ вәкилләрен Казанда Физик тәрбия һәм спорт өчен җаваплы министрлар һәм югары урындагы затларның алтынчы халыкара конференциясе чарасын (МИНЕПС VI) яктыртуда катнашырга чакырабыз.

Аккредитация

Конференциядә катнашу өчен ММЧ вәкилләренә теркәлү процедурасын узарга һәм бейджны алырга кирәк. 

Урнашу

ММЧ вәкилләре өчен рәсми кунакханә – “Ногай” кунакханәсе (Казан шәһ., Бауман ур., 19 йорт). Номерларны броньлау процедурасы турындагы мәгълүматны алу конференциягә алдан теркәлү узганнан соң мөмкин булуына игътибарыгызны юнәлтәбез.

Транспорт хезмәте күрсәтү

Рәсми килү урыннарында (“Казан” халыкара аэропорты, “Казан-1” тимер юл вокзалы станциясе һәм “Казан-2” тимер юл вокзалы) ММЧ вәкилләре өчен каралган кунакханәдә яшәүче ММЧ вәкилләрен каршы алу һәм озатып калу процедурасы оештырылачак. Әлеге хезмәттән файдалану өчен регистрация системаларындагы шәхси кабинетта анкетаның “Килүләр һәм китүләр” өлешендә килү һәм китү турындагы мәгълүматларны тутырырга икрәк.

ММЧ вәкилләренең рәсми кунакханәсеннән конференция уздырылу урынына – “Корстон” кунакханәсенә кадәр (Казан шәһ., Ершов ур., 1а йорт) трансфер оештырылачак.

Пресс-зоналар

ММЧ вәкилләренең конференциядәге эшчәнлеге өчен эш зонасы һәм матбугат конференцияләре өчен зал булдырылачак.

Элемтәләр

Матбугат зонасы эшчәнлеге һәм ММЧ аккредитацияләнгән вәкилләрен сервислар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча media-minepsVI@dspkazan.com электрон адресына мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.