Россия

Россия

Россия – дөньядагы иң зур ил, ул коры җирнең 1/8дән артыгын алып тора. Ул барлык төньяк Азия буенча җәелгән һәм Европаның 40%ын ала, 11 сәгать поясын колачлый, климатик зоналар һәм ландшафт төрлелеге белән характерлана.

Россия минераллар һәм энергетик чыганакларның дөньядагы иң зур запасларына ия һәм энергия җитештерүдә әйдәп баручыларның берсе булып тора. Илдә 146 млн. тирәсе кеше яши, шуңа күрә Россия кеше саны буенча дөньяда тугызынчы урында.

Россия – көчле һәм нәтиҗәле федераль хөкүмәтле демократик ил. Россия Федерациясе составына федерациянең 85 субъекты керә. Дәүләт теле – рус теле, ул илнең барлык төбәкләрендә дә таралган һәм 190нан артык милләт вәкилләрен берләштерә.

Россия БМО куркынычсызлык советының, АТЭС, ШОС, ВТОның даими әгъзасы, БДБның әйдәп баручы әгъзасы булып тора. ЮНЕСКОда 1954 елдан алып катнашучы ил буларак Россия Федерациясе мәгариф, фән һәм мәдәният өлкәләрендә проектларны актив гамәлгә ашыра.  

Спортны үстерү Россиянең социаль сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Спорт өлкәсендә башлап җибәрелгән федераль максатчан программалар югары казанышлар спортын үстерү белән беррәттән массакүләм спортны үстерүгә, балалар спорт мәктәпләрен модернизацияләүгә һәм аларны кирәкле җиһазлар һәм инвентарь белән тәэмин итүгә, спорт резервын әзерләү өчен төбәк үзәкләрен булдыруга, шулай ук гражданнарга спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеген бирә торган спорт объектларын төзүгә юнәлдерелгәннәр.

Илдә ел саен “Кросс нации”, “Лыжня России”, “Золотая шайба”, “Кожаный мяч” кебек зур физкультура-спорт чаралары, шулай ук халыкның төрле катлаулары – укучылар, яшьләр, хезмәт коллективлары, авыл җирлекләрендә яшәүчеләр, инвалидлар һәм пенсионерлар арасында спартакиадалар уздырыла. 2008 ел белән чагыштырганда системалы рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүче кешеләр саны ике тапкырга арткан һәм 43 миллион кешегә җиткән.

2014 елның 1 нче сентябреннән Россиядә “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын алга этәрү старт алды. ГТО комплексын гамәлгә ашыру кысаларында ил гражданнарының төрле яшь категорияләрендә төрле сынауларны узулары күздә тотыла.  Комплексны торгызу турында указ имзаланган вакыттан алып ГТО сынауларын тапшыруда инде 700 меңләп кеше катнашты, аларның яртысы диярлек нормативларны уңышлы тапшырган өчен  аерымлык билгеләренә ия булдылар.

Ярышлар уздыруның спорт инфраструктурасын үстерү, сәламәт тормыш рәвешен популярлаштыру һәм төрле категориядәге кешеләрнең спортка тартылу дәрәҗәләрен үстерү кебек уңай социаль нәтиҗәләрен игътибарга алып, федераль хөкүмәт ил территориясендә зур халыкара чараларны уздыру өчен күп көч куя. 2013 елда Казанның XXVII Бөтендөнья җәйге универсиаданы кабул итүе, 2014 елда Сочида кышкы Олимпия һәм Паралимпия уеннары узу, 2015 елда Казанда Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты һәм “Мастерс” категориясендәге дөнья чемпионаты узу, 2016 елда Мәскәүдә хоккей буенча дөнья чемпионаты кебек зур спорт проектларын уңышлы рәвештә гамәлгә ашыру моңа дәлил булып тора. Моннан тыш, 2017 елда Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи һәм Казан FIFA Конфедерацияләр Кубогын кабул итәчәкләр, ә 2018 елда Россиянең берьюлы унбер шәһәрендә футбол буенча FIFA дөнья чемпионаты узачак.

2015 елның октябрендә Россия МИНЕПС VI Физик тәрбия һәм спорт өчен җаваплы министрлар һәм югары вазыйфаи затларның алтынчы халыкара конференциясен уздыруга заявка бирде. Бу заявка буенча уңай карар 2016 елның 9 нчы февралендә кабул ителде. Чираттагы утырышны оештыручы шәһәр сыйфатында Россиянең спорт башкаласы – Казан (Татарстан Республикасы) сайланды.