Сәламләү сүзе

Ирина Бокова
ЮНЕСКО генераль директоры

1988 елда Мәскәүдә узган Физик тәрбия һәм спорт өчен җаваплы министрлар һәм югары урындагы затларның икенче халыкара конференциясеннән (МИНЕПС II) соң, 2017 елның июлендә Россия Федерациясе МИНЕПС VI конференциясен Казан шәһәрендә, Татарстан Республикасында кабул итә. Бу спорт өлкәсендә сәясәтне билгеләүче әлеге уникаль халыкара форум идеяләренә тугры булуның матур мисалы.

ЮНЕСКО бу физик культураның, физик тәрбияне, массакүләм спортны, югары казанышлар спортын, спорт ярышларын һәм спортның һәм уеннарның традицион төрләрен дә кертеп, комплекслы концепциясе булу турында белдерә торган тугрылыкны уңай бәяли. Болар барысы да спортның бар нәрсәне колачлый торган ролен күрү һәм барлык әгъза-дәүләтләр һәм тиешле партнерлар һәм бергәлекләр белән халыкара хезмәттәшлекнең спорт өлкәсендә сәясәтне эшләүдә шулай ук мөһимлеген, спорт чараларының мәдәниятара диалог, толерантлык һәм үзара аңлашуны үстерү өчен әһәмиятлелеген аңлауга нигезләнә.

Бу нисбәттә мин Россия Федерациясенә МИНЕПС VI конференциясен оештыруы һәм уздыруы өчен тагын бер кат рәхмәт белдерергә телим. Бу зур халыкара вакыйгада барлык якларның хуплавы белән без ахыр чиктә нәтиҗәле һәм сизелерлек гамәлләргә алып килүче максатларга һәм бурычларга ирешербез дип ышанам.

Виталий Мутко
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары

Хөрмәтле катнашучылар һәм кунаклар!

Россия Федерациясе Хөкүмәте исеменнән сезне Физик тәрбия һәм спорт өчен җаваплы министрлар һәм югары урындагы затларның алтынчы халыкара конференциясе утырышында сәламлим.

Конференция заманча Россиядә беренче тапыр уза һәм без конференциядә күтәрелә торган мәсьәләләрнең һәм аларның ахырдан кабул ителәчәк чишелешләренең гать мөһим булуларын аңлыйбыз. Физик тәрбия һәм спорт Россия Федерациясе дәүләт сәясәтенең аерылгысыз өлешенә әйләнде. Югары казанышлар спортын үстерүгә дә, шулай ук ил гражданнарында сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тәрбияләүгә юнәлдерелгән массакүләм спортны үстерүгә дә елдан ел игътибар күбрәк бирелә.

Физик тәрбия һәм спорт өчен җаваплы министрлар һәм югары урындагы затларның алтынчы халыкара конференциясенең нәтиҗәле эше, һичшиксез, илләрне һәм халыкларны бер-берләренә якынайтуда тагын бер адым булыр һәм ЮНЕСКОның Физик тәрбия, физик активлык һәм спорт халыкара хартиясендә һәм МИНЕПСның алдагы утырышында расланган Берлин декларациясендә язылган уртак максатларга ирешергә ярдәм итәр дип ышанам.

Барлык катнашучыларга да кызыклы һәм нәтиҗәле эшчәнлек телим!

Павел Колобков
Россия Федерациясе спорт министры

Хөрмәтле коллегалар!

Сезне Россиядә, аның спорт башкаласы булган, зур халыкара чараларны күп тапкырлар кунакчыллык күрсәтеп кабул иткән Казанда сәламләвемә шатмын.

Россиянең сыйфатлы физик тәрбиягә, спортның һәм сәламәт яшәү рәвешенең бербөтенлегенә ярдәм итү эшендәге актив ролен исәпкә алып 2016 елда ЮНЕСКО илебезгә МИНЕПСның алтынчы утырышын уздыру хокукын бирде.

Конференция барган чорда безнең уртак эшчәнлек нәтиҗәле булыр, спортны, физик тәрбияне үстерүгә, гуманлылык идеяләренә яңа импульс бирер һәм бу нәтиҗәдә яшь буынның гармонияле үсешенә һәм милләтнең сәламәтлеген саклауга ярдәм итәр дип ышанам.

Рөстәм Миңнеханов
Татарстан Республикасы Президенты

Хөрмәтле катнашучылар!

Сезне соңгы елларда төрле дәрәҗәдәге зур спорт чараларын күп тапкырлар кабул иткән Казан шәһәрендә – Татарстан башкаласында сәламләвемә бик шатмын.

Физик культура һәм спорт – безнең республика тормышының аерылгысыз өлеше. Зур масштаблы спорт проектларын уздыру һәм заманча җиһазландырылган спорт инфраструктурасы спортчылар өчен дә, тамашачылар һәм җанатарлар өчен дә уңайлы шартлар тудыра.

Эшебезнең нәтиҗәсе булып яшь, гармонияле рәвештә үсүче шәхес булып җитешү генә түгел, Россия күләмендә һәм халыкара дәрәҗәдә дә уңышлы спорт карьерасы төзи ала торган буын үсеп килүен яхшы аңлыйбыз.

Барыгызны да Физик тәрбия һәм спорт өчен җаваплы министрлар һәм югары урындагы затларның алтынчы халыкара конференциясе (МИНЕПС VI) эше башлану белән котлыйм. Сезгә нәтиҗәле эшчәнлек, конструктив карарлар кабул итүегезне һәм үзара хезмәттәшлекнең үсүен телим!

Илсур Метшин
Казан шәһәре мэры

Кадерле дуслар!

Физик тәрбия һәм спорт өчен җаваплы министрлар һәм югары урындагы затларның алтынчы халыкара конференциясендә катнашучыларны барлык Казан халкы һәм үз исемемнән тәбрик итәм!

Казан - илнең зур икътисадый, мәгариф һәм мәдәни үзәге генә түгел, бүгенге көндә бик хаклы рәвештә Россиянең спорт башкаласы дип саналучы шәһәр дә. Татарстан башкаласында уздырылган халыкара ярышлар социаль-иътисадый үсешкә зур этәргеч бирделәр, халкыбыз тормышын тулы канлы һәм кызыклы иттеләр, бар дөньядан булган туристларга безнең төбәкнең бай тарихы һәм күпмилләтле мәдәнияте белән якыннанрак танышырга мөмкинлек тудырдылар.

Без бирегә килүчеләрне һәрвакытта да аерым бер җылылык белән каршы алабыз һәм кунаклар биредә үзләрен өйләрендәге кебек хис итсеннәр һәм шәһәребезгә кабат килергә ашкынып торсыннар өчен булдыра алганның барысын да эшлибез. Биредә булган кыска гына вакыт аралыгында Татарстанның истәлекле урыннары белән танышырга мөмкинлек тапсагыз һәм республикабызда һәм аның башкаласында хөкем сөргән үзенчәлекле дуслык-туганлык атмосферасын тоя, милли колоритны, татарстанлыларның кунакчыллык мохитен бәяли алсагыз, бик шат булыр идек.

Бу вакыйгадан күңелләрегездә бары тик уңай тойгылар, Казан турында җылы истәлекләр генә калыр дип өметләнәм.

Шәһәребезгә рәхим итегез!