ЮНЕСКО

ЮНЕСКО

ЮНЕСКО (инглизчәдән UNESCO – United Nations Educational, Scientificand Cultural Organization) - Берләшкән Милләтләр Оешмасының (БМО) мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча махсуслашкан учреждениесе. 1945 елның 16 нчы ноябрендә нигез салынган ЮНЕСКО интеллектуаль хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча Милләтләр Лигасы халыкара комитетының хокукларын үзенә алган.

ЮНЕСКО составына 195 дәүләт һәм ассоциацияләшкән 10 дәүләт керә. Оешманың җитәкче органнары булып Генераль конференция һәм Башкарма совет тора. Әлеге ике органның карарларын генераль директор тарафыннан сайлана торган секретариат гамәлгә ашыра. Оешма составына дөньяның төрле өлешләрендә унашкан 50дән артык бюро һәм бүлекчәләр керә. ЮНЕСКОның штаб-квартирасы Париждагы (Франция) Фонтенуа мәйданында урнашкан.  

ЮНЕСКОның төп максаты – халыкларның гаделлекне, законлылыкны һәм кеше хокукларын, шулай ук БМО уставында расадан, телдән, җенестән һәм диннән  бәйсез рәвештә барлык халыклар өчен билгеләнгән төп ирекләрне гомум ихтирам итүне  тәэмин итү мәнфәгатьләрендә мәгариф, фән һәм мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлеген киңәйтү юлы белән дөньяда тынычлыкны һәм халыкара иминлекне ныгыту.

Оешманың игътибар үзәгендә киң колачлы биш бурыч тора:

  • һәр кешене сыйфатлы белем һәм гомер буена белем алу мөмкинлеге белән тәэмин итү;

  • фәнни белемнәрне һәм сәясәтне тотрыклы үсеш мәнфәгатьләрендә мобилизацияләү;

  • килеп туган социаль һәм этик мәсьәләләр һәм кыенлыкларны хәл итү;

  • мәдәни төрлелекне, мәдәниятара диалогны һәм дөнья мәдәниятен үстерү;

  • мәгълүмат һәм коммуникацияләр ярдәмендә мәгарифнең инклюзив җәмгыятьләрен төзү.

БМОның спорт өлкәсендә мандаты булган бердәнбер учреждениесе буларак ЮНЕСКО физик тәрбия, спорт һәм допингка каршы көрәш өлкәсендә сәясәт булдыруда актив роль уйный. Эшчәнлекнең әлеге юнәлеше кысаларында ЮНЕСКО хөкүмәтләргә, иҗтимагый оешмаларга һәм экспертларга физик культура һәм спорт өлкәсендә килеп чыгучы кыенлыкларны хәл итүдә булышлык һәм ярдәм күрсәтә. Оешма үзләренең физик тәрбия бирү буенча булган уку программаларын үстерергә һәм камилләштерергә омтылучы илләр белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Моннан тыш ЮНЕСКО спортны үстерү буенча программалар эшләү һәм гамәлгә ашыру өлкәсендә үзенең белемнәре һәм тәҗрибәсе белән дә уртаклаша.

ЮНЕСКОның әлеге өлкәдәге төп хокукый документы булып 1978 елда имзаланган һәм “физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү һәр кешенең төп хокукы” дип белдергән Физик тәрбия, физик активлык һәм спорт халыкара хартиясе санала. 2015 елның ноябрендә Хартиянең кабаттан карап чыгылган версиясе кабул ителде, ул физик активлыкның сәламәтлек өчен файдасын, инвалидларны спортка җәлеп итүне, балаларны яклауны, спортның дөньядагы тынычлыкны саклаудагы ролен, шулай ук спортның допингтан, көчләүдән, манипуляцияләрдән һәм коррупциядән чисталыгын саклау кирәклеген беренче планга чыгара. 

Физик тәрбия һәм спорт өлкәсендәге эшчәнлек программасы һәм стратегиясе кысаларында ЮНЕСКО 1976 елдан башлап Физик тәрбия һәм спорт өчен җаваплы министрлар һәм югары вазыйфаи затларның халыкара конференциясен (МИНЕПС) уздыра. Әлеге форум катнашучы илләрнең билгеләнгән юнәлештә интеллектуаль һәм техник тәҗрибә алмашуына мөмкинлек бирә.

Россиянең сыйфатлы физик тәрбия бирү, спорт һәм сәламәт тормыш рәвеше бөтенлеген саклау өлкәсендә актив ролен исәпкә алып 2016 елның февралендә ЮНЕСКО МИНЕПСның алтынчы утырышын үзендә уздыру хокукын безнең илгә бирде. Чираттагы конференцияне үткәрү урыны итеп Казан шәһәре (Татарстан Республикасы) сайланды.