Плакатлар күргәзмәсе

МИНЕПС VI конференциясе кысаларында катнашучыларга мәгълүмат алмашу һәм үз эшләре буенча фикер алышу, шулай ук конференция белән бәйләнештәге эшчәнлекләрне популярлаштыру мөмкинлеген бирә торган плакатлар күргәзмәсе оештырылды. Барлык плакатлар да теге яки бу дәрәҗәдә МИНЕПС VI конференциясенең төп өч темасының берсенә багышланганнар:

  • барлык кеше өчен инклюзив файдалана алырлык комплекслы күзаллау эшләү;

  • тотрыклы үсеш һәм тынычлыкны тәэмин итүдә спортның өлешен максималь үстерү;

  • спортның чисталыгын яклау.

Казандагы МИНЕПС VI конференциясендә барлыгы 18 плакат тәкъдим ителде. Алар белән түбәндә танышырга тәкъдим итәбез. 

Яшь спортчылар арасында допинг кулланылуны фаразлау мөмкинлеген бирә торган 9 факторны системалы күзәтү (инглиз телендә)

Активлык, спорт һәм уен Европада качакларны инклюзив җәлеп итү өчен (инглиз телендә)

Иҗтимагый сәламәтлек саклау, ял, спорт һәм мәгариф учреждениеләрендә физик грамотлылык сәясәтенең критик аспектлары (инглиз телендә)

Студент яшьләрнең милли физик культура казанышларына инклюзив якын килүләре мохитен формалаштыру (инглиз телендә)

Француз спортчыларының әйләнә-тирә мохиткә ярдәм йөзеннән 10 принциплары (француз телендә)

Төбәкнең социаль-мәдәни үсеше факторы буларак Бөтендөнья җәйге универсиада – 2013 мирасы (инглиз телендә)

Мөмкинлекләре чикле студентлар өчен югары спорт белеме өлкәсендә инклюзив белем бирү программаларының нәтиҗәлелеген арттыру (инглиз телендә)

iPEPAS – Инклюзив физик тәрбия, физик активлык һәм спорт (инглиз телендә)

National Sports Governance Observer. Спорт өлкәсендәге дәүләт сәясәтләренә чагыштырма анализ (инглиз телендә)

Утырак тормыш рәвеше белән көрәшкә трансверсаль якын килү (инглиз телендә)

Plan2Inclusivize. “Инклюзив җәлеп итү өчен спорт” программасы (инглиз телендә)

PRIME. Сугышчан сәнгать төрләренә өйрәнү юлы белән катнашу, сәламәтләнү һәм инклюзив җәлеп ителү (инглиз телендә)

APRIL6: Безгә тынычлык өчен кайда уйнаганыгызны күрсәтегез! (инглиз телендә)

Футбол буенча 2022 елдагы дөнья чемпионаты социаль үзгәрешләр катализаторы буларак (инглиз телендә)

sportanddev.org. Тотрыклы үсешкә һәм тынычлыкка спортның максималь кертемен тәэмин итү (инглиз телендә)

Тиешле дәрәҗәдәге хезмәт һәм профессиональ белем бирүне тәэмин итү юлы белән спортны тотрыклы үстерү стратегияләре (инглиз телендә)

Глобаль актив шәһәр үсеше проекты (инглиз телендә)

Идарәнең универсаль трансформацион структурасы = инклюзив җәлеп ителү + үзгәртеп оештыру (инглиз телендә)